Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Татарстан 1 нче йорт адресы буенча урнашкан бинада беренче спектакльләрен уйнаячак.
Дебют – премьера, Резеда Гобәева-Зәйни әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Хыял артыннан” спектакле. Тәҗрибәле артистлардан Илнур Байназаров, Зөлфия Вәлиева, Рамил Минханов, Резедә Сәлахова, Артем Пискуновлар белән бергә барлык яшь артистлар катнашындагы массовкалы әсәр. Уңышлар телибез!
Чыгыш ясаучы артистлар иртәдән сәхнәдә – прогонда, ә калганнары нинди кәефтә кичне көтәләр икән, берничәсенә шалтыратып хәлләрен белештек.
Гөлчәчәк Хафизова, Татарстанның атказанган артисты:
– Безнең кулда, иң мөһиме, Айдар Җаббаров бар — талантлы режиссер, аның янәшәсендә һич курыкмыйча, шикләнмичә алга атлыйбыз. Театрны туры юлдан алып бара торган кеше ул. Артистларны бина гына театр артисты итми бит, аларны чыгарган әсәрләре, тамашачының яратуы артист итә. Миңа Олег Фазылҗановның гримерка бүлмәсе эләкте, аның өстәлендә утырам. Дөрес, ремонтсыз, ничек бар шулай, шаяртып әйткәндә, абыйның иске бишмәтенә кереп утырдык. Икенче өйгә күченсәң дә, барысын да үзеңчә җайлаштырасың, монда да шулай, өстәлләрне дә үзебезгә уңайлы итеп күчергәләдек. Һәр почмактан үзебезнекеләр килеп чыгуы да күңелле, ят җир шикелле дә түгел. Аллаһыга мең шөкер, бер-берсен яраткан, хөрмәт иткән, эшлибез дип янып торган артисталарыбыз белән үзебезгә генә хас җылы атмосфера да ияреп килә. Бөтен җирне үз кулыбыз белән җыештырып чыктык, өченче көн менә Кече залны ялт иттереп юдык. Ахырдан җыелышып чәйләр эчтек. Яктырып та, матурланып та китте, ияләшербез әле, рәхәт тә кебек, әллә кайтып та китәсе килми инде, дип көлешәбез үзебез. Элеккеге бинабыз сәхнәсе махсус театр өчен эшләнелгән, уф дигәнең дә тамашачыга аерма-ачык ишетелеп тора иде, андый акустика бүтән беркайда да юк, монда инде башкача эшлисе. Уйнавыбыз да берникадәр үзгәрер, дикцияләр дә икенчерәк булыр.
Сәкинә Минханова, Татарстанның халык артисты:
– Мин бүген икеләтә дулкынланам, беренчедән, безнекеләр яңа бина сәхнәсендә, икенчедән пар канатым – Рамил Минханов та бүген уйный. Кичә төнге сәгать икедә генә кайтып керде, төне буе йоклый алмады, ул да борчылды, мин дә. Җитмәсә, парковкада урын калмаган, кеше машинасы алдына гына куеп кергән, иртәгә таңда ук шалтыратып уятырлар дигән иде, уятканнар. Күзен йомуга, җаныкаем, кабат торып йөгерде. Иртүк театрга чыгып китте. Телефонымны баруга сүндереп куям, бер генә шалтыратучыга да җавап бирмим, диде. Сүзләрен генә онытмаса ярар иде дип, Рамилдән дә ныграк борчылам. Бүген барлык артистлар да залда утырачак, әлбәттә, премьера ахырында труппабыз белән сәхнәгә күтәреләчәкбез. Мин үзем бу бинага сөенеп киләм. Чөнки Әлмәт театрында эшләгәндә, Г.Камал театры бинасына гастрольләр белән килә идек. Андагы һәр почмак яхшы ук таныш миңа, подвал аша үткән юллардан да күземне йомып та йөри беләм. Ә менә Тинчуринның иске бинасында 37 шәр ел эшләгән артистларыбыз өчен бу күченү бик авыр, моңсуланалар. Иске бинабызда мин 6 ел гына эшләдем, шулай да бик якын ул миңа да, ләкин монда мин сөенеп киләм. Гримеркам – Фәнис Җиһанша бүлмәсе.
Миләүшә Нәҗмиева, Татарстанның халык артисты:
– Минем өчен бу – бишенче күченү. Бик моңсу, яшьлек, бөтен матур мизгелләр Горький урамындагы 13 йорт адресы буенча урнашкан бинада узган. Ләкин кеше тормышына да үзгәрешләр кирәк, күрәсең театр биналары да моннан хали түгелләр. Быел 39 сезонымны ачып җибәрәм. Мин – бик бәхетле артист. Чөнки элеккеге бинада мин 30 һәм 60 яшьлек юбилейларымны үткәрә алдым, шунда үткән гомеремә хисап ясау бәхетенә ирештем. Гомеремнең матур көзләрендә артка борылып карыйм да, нинди юллар үтелгән! Кремльдә бер кечкенә генә бүлмәдә оешкан Күчмә театр чагында ук эшли башладым, аннары Соцгород ягындагы бинага сыендык, Островский урамындагы бинада да матур гына эшләдек. Кайчагында, иии, гомерем гастрольләрдә үтте, нәрсә күрдем инде мин дип тә куям. Безне халык уйнап-көлеп йөриләр дигәндер, юк, дициплина каты иде. Авылларда спектакль куябыз да, декорацияне җыйган арада дискотека ясап алабыз, аннары киченнән килеп куныгыз дисәләр, юлга чыгабыз. Калабыз икән – фатирга бүлеп кертәләр. Менә шулай үтте дә китте гомер. Әлбәттә, иске бина күңелгә бик якын, инде монысына ияләшергә туры киләчәк. Өстәлем Искәндәр Хәйруллиныкы. Шәп энергетика калган, чиста, рәхәт, өйдәге шикелле җылы, ишектән килеп керүгә утырып догалар укыдык. Эшкә йөрергә юлым әз генә озынайды, җәяү йөрү зыянлы түгел, файдага гына.
Гүзәл Гайнуллина, Татарстанның атказанган артисты:
– 32 ел эшлим, 17 яшемнән килеп кергән театр ул. Күчү хәбәрен ишеткәч, 3 көн шок хәлендә йөрдем. Яңалыкны кабул итүе авыр булды, яшермим. Ләкин үсәргә кирәк! Башкалар ничектер, мин үзем элеккеге Г.Камал бинасына баргач, ярты сәгать айный алмыйча йөрдем. Аннары, аңга килеп, кара нинди зур заллар, коридорлар дип сокландым. Сәхнә кырыеннан үтеп киткәндә йөрәк үзгә итеп тибә, шулкадәр зур ул! 206 нчы гример бүлмәсе эләкте. Әлфия Хәсәнова, Люция Галләмова, Диләрә Фәттахова – дүртәү бер бүлмәдә, яңа пәрдәләр сатып алдык, иртәрәк килеп, бүген үк шуны элеп куябыз дип сөйләштек. Үзебезгә күңелле булсын, матурлыйк, дидек. Өйне хәтерләтсен дип, ишек төбенә кичә үк коврик та сатып алдым, 3 гөлемне алып килергә әзерләп куйдым, ишек төбендә көтеп торалар. Уйлап-уйлап куям да, кара әле хыяллар чынга аша икән дим. Укырга килгәндә Тинчурин театрында эшлибез дигән максат юк иде бит, театр дигәч тә, гел Камал бинасы күз алдына килә иде. Иртәме-соңмы, хыялда театр артисты булырга илһамландырган бинага килдем бит эшкә. 19 октябрь көнне иске бинада соңгы спектаклебезне – “Яратам, бетте-китте..”не уйнадык, ахырдан барыбыз да сәхнәгә чыгып баш идек, тамашачыга рәхмәтебезне җиткердек, еладык... Ташламагыз, яңа бинага да килегез, дидек. Йорт иясен кесәгә салып алып киткән кебек, үзебезнең тамашачыны да алып китәчәгебезгә шикләнмибез. Элеккеге Г.Камал бинасын яраткан тамашачылар да киләчәк, тамашачыларыбыз тагын да артырлар дип тә өметләнәбез әле.
Фото: https://intertat.tatar/
Комментарийлар
0
0
Иске Тинчуринда кемнэр уйный инде Хэзер.
0
0