Бикләп куйдым йөрәгемне, Йозагын да яшердем. Соңгы тамчысы иде бу Түгелгән күз яшемнең.
Нәрсә бу? Хатын-кызга хас гадәттәге пессимизм, “җылаумы”? Алай дип уйлыйсы, “такыр сукмактан” гына атлыйсы килми, чөнки “бикләп куйдым” дию җилгә очыру кебек катгый хөкем түгел бит әле. Бикләгәнне яңадан ачып була, йозакны да яшергән җирдән кире табып алып була. Каләм белән язылган юллар түгел бу, җаннан өзелеп төшкән шигъри тәлгәш... Ара ерагая барган саен, Мин ныграк сине яратам.
Монысы да алда әйткән “җылак” шигырь юлларына охшамаган. Кызыксынуым арта төшә. “Мәхәббәтне язлар алып килә”. Дөресен әйтим, шундый җөмлә белән башланган шигырьдә мин бу юлы әллә ни өмет итмәдем, чөнки яңалык түгел иде бу. Әмма өч кенә куплетлы шигырь турында да ашыгыч хөкем чыгарырга ярамый, шигырь ул, әгәр шәп икән, шартлаткыч кебек сискәндерергә тиеш. “Сине миңа кышлар алып килде” дигән юллар нәкъ менә шулай сискәндереп куйды.
Әйе, шигырь ул сискәндерергә, ут кебек куырып алырга тиеш. Җанны битараф калдырган шигырь “такмак” бәһасеннән уза алмый. Тагын дла кызыксынып, китапка “чумам”. Син көзләрдән мине эзләмә: Сары яфрак булып коелдым. Син падишаһ кызын көттең бугай, Мин – җир кызы – гади тоелдым... Син кышлардан мине эләмә: Буран күмде безнең эзләрне. Эзләмә син, бәгьрем, оныт мине, Оныт сине сөйгән күзләрне!
Бу шигырьне укып тетрәнмәгән укучы булырмы икән? Кайнар хисләргә чолганган кырыслык, каты тормыш кырыслыгы. Эзләмә, үкенмә. Оныт... бетте. Кырыслык хисләргә дә төрелә ала икән... Әлеге тема авторның башка шигырендә дә дәвам итә: Син ерак та, син якын да миңа. Арабызда күпме еллар бар. Яннарыңа гына бара алмыйм: Эзләреңә яуган ап-ак кар. Син ерак та. Син якын да миңа. Кул сузымы безнең арада. Йөрәгемне минем аңла инде, Үткәннәргә борылып кара да...
...Шигьрияттә әниләр турында да күп язылды. Моннан соң яңа сүз, үзәкләрне өзәрлек итеп әйтеп булмастыр кебек иде. Ләкин Алсуның чираттагы шигырен укыгач, фикер сөреше башка юлдан китә. Шундый рәхәт иде синең белән, Ник тиз аттың таңым шулчаклы? Төштә генә күреп алганмын бит Әни кызы булган ул чакны...
Комментарийлар