16+

“Туган җирдә бәхет”: авылдашларны җыйган мәгънәле очрашу

Татарстанның һәр татар авылында диярлек клуб бар.

“Туган җирдә бәхет”: авылдашларны җыйган мәгънәле очрашу

Татарстанның һәр татар авылында диярлек клуб бар.

Ләкин санаулысы гына даими рәвештә эшчәнлек алып бара, авыл халкы өчен төрле чаралар оештыра. Күптән түгел Мамадыш районы Югары Кыерлы авылы клубында гаҗәеп чара булып узды. 

“Туган җирдә бәхет, офыклар киң, кешеләре гүзәл, гөлгә тиң!” дип үзенчәлекле итеп аталган чараның төп оештыручысы – Югары Кыерлы авылында гомер итүче, авыл өчен җан атып торган, бүгенге көндә Үсәли урта мәктәбендә директор булып эшләүче Дания Шәрифулла кызы Газизова. 

“Туган ил – үзебездән, авылдан, андагы һәр сукмактан, без үткән юлдан башлана. Шуңа да үзенең туган ягы - кече Ватаны белән горурланмаган кеше юктыр ул. Бу чарага да Югары Кыерлы авылында туып-үскән, авылда төпләнеп калган яки шәһәргә китеп урнашкан авылдашларны җыйдык. Төрле бәйрәмнәр оештырган булды. Тик күңелемдә йөрткән рәхмәт сүземне авыл халкына ирештерергә вакыт җитми иде. Менә, Аллаһка шөкер, җыелдык, авыл тормышын элек һәм хәзер дип, хәтирәләр яңартып уздык”, - диде Дания ханым.

Аның әйтүенчә, әлеге чарага әзерлек вакытында һәр йортка кереп, истәлекле хатирәләрне барлаганнар. “Буыннар чылбыры өзелмәсен, әти-бабайларның тырыш хезмәтләре, туган ягыбызга биргән матур атамалары югалмасын иде”, - ди ул. Дания ханым авылның бер гаиләсен дә читләтеп узмаган, һәркайсы белән аралашып, кызыклы мәгълүмат туплаган. Моңа күпме көч, вакыт сарыф ителүен күз алдына да китерүе кыен.

Дания Газизова туплаган кызыклы фактларның берсен генә мисал итеп китерәсе килә: “Эш белән яшәеш үзгәргән саен, авыл да үзгәрә. Элек һәм хәзер дигән сүзләр еш кабатлана. Тормыш бер урында гына тормый. Искә төшерик әле: 1955 елда авыл өйләрендә радио сөйли башлый, 1961 елда станция белән кабызып эшли торган электр утлары яна (иртән сәгать 4тә яна, кич 11дә сүнә), 1981 елда урамнарда су колонкалары барлыкка килә, 1986 елда авыл өйләренә өлешчә телефоннар кертелә, 2000 елдан авылда зур үзгәрешләр чоры булды: 2001 елда газ керде, 2002 елда асфальт юл салдылар, 2002 елда өйләргә су керде”.

Югары Кыерлы авылы үзенең игенче, тимерче, төзүче, сыер савучы, терлекче, тегермәнче, пилорамчы, комбайнеры, механигы, шоферы, кибетче, ипи пешерүчеләре һәм башка осталары белән дан тота. Авыл клубы сәхнәсендә һәрберсенең исеме яңгырады. Кызганыч, күбесе инде арабызда юк. Гомере буе сыер савучы булып эшләгән Галия апа Нуруллинага аерым тукталып үтәсе килә. Ул ялгыз йорт салып, биш бала тәрбияләп үстергән Ана. Аңа Үсәли авыл җирлеге башлыгы Альмир Зиатдинов Рәхмәт хаты тапшырды. Сүз уңаеннан, әлеге чара авыл җирлеге һәм иганәчеләр ярдәме белән оештырылган. 

Концерт шигъри тәлгәшләр, матур истәлекләр һәм җыр-бию белән бергә үрелеп барды. Авылда оешкан “Чордашлар” ансамбленә дә афәрин. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фарил Дөлмиев төрле уен коралларында уйнады. Гомумән, концертта Казан, Яшел Үзән, Ташлы Кәвәл, Алабуга, Түбән Кама, Саба, Мамадыштан катнашучылар булды.

Әлеге матур чараны оештырган, анда катнашкан һәркем зур ихтирамга лаек, чөнки мондый кичәләр – тормыш мәшәкатьләренә, көнкүреш проблемаларына чумган авыл халкы өчен бик тансык, җанга әйтеп бетергесез рәхәтлек бирүче бәлзәм. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading