Агымдагы уку елының 1 сентябреннән мәктәпләрдә «Безнең төбәк тарихы» дәресләре укытыла башлый. Яңа дәреслекләр генә әле мәктәпләргә кайтмаган.
Тарих укытучылары балаларга яңа предметны ничек укытачагын күз алдына да китерми. Дәреслекне төзүдә катнашкан авторлар шулай ук уку әсбабының әзер вариантын кулга да тотып карамаган әле.
2000 елларда “Татарстан тарихы” дәресләре программадан төшеп калды, төбәгебез елъязмасы гомуми тарих дәресләре кысаларында берничә бүлектә укытыла башлады. Инде менә яңадан 5-7 сыйныфларда тулы бер модуль итеп кире кайтарырга булганнар.
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре эшкә алынып, кыска вакыт эчендә материал туплап җибәрә, аннары федераль үзәктәге редакторлар белән иксез-чиксез аралашулар, үз позицияләрен яклау, төзәтмәләр кертү башлана. Ахыр чиктә, Татарстан әзерләгән дәреслек иң яхшыларның берсе, дип бәяләнә. Әмма тулысынча әзер вариантны күрүче генә юк. Дәреслекләр федераль экспертизада, дип җавап кайтарды Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

“Безнең төбәк тарихы” дәреслегенең бер өлешен язуда катнашкан Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих иститутының “Өр-яңа тарих” бүлеге кече фәнни хезмәткәре, КДЭУның Тарих һәм педагогика кафедрасы өлкән укытучысы, тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин белән яңа дәреслекне булдыру этаплары, аның эчтәлеге һәм асылы турында сөйләштек.

-“Безнең төбәк тарихы” дәреслеге үз эченә нинди мәгълүматны сыйдырган? Бу дәресләрнең яңадан кайтуы никадәр әһәмиятле дип саныйсыз?
-Мәктәпләргә төбәк тарихын өйрәнүне кире кайтару мөһимлеге турында без, тарихчылар, инде әллә ничә ел сөйләп килдек. Иң яхшысы, әлбәттә, төбәк тарихын гына түгел, үз милли тарихыбызны да өйрәнү. Чөнки нинди генә төбәктә яшәмәсен, һәр милләт вәкиле үз халкының тарихын да белергә тиеш. Без бүген төбәк тарихын үз җирлегебездәге татарларга гына укыта алабыз, Самарада яки Башкортстанда яшәгән татарлар аны өйрәнүдән мәхрүм. «Безнең төбәк тарихы» дәреслеге борынгы заманнардан алып, хәзергегә кадәрге тарихи вакыйгаларны үз эченә ала. 5нче сыйныфта Төрки каһанлыгы, Идел буе Болгары төзелүе, Алтын Урда һәм Казан ханлыгының барлыкка килүе өйрәнеләчәк. 6нчы сыйныфта игътибар XVI гасыр белән революция вакыйгалары арасындагы чорга бирелә. Ә инде 7 нче сыйныфта совет чоры һәм хәзерге заман чоры колачлана. Менә шушы соңгысы – 1917 елның февраль революциясеннән башлап, 2000 елларга кадәрге тарихи вакыйгаларга багышланган өлеше безнең “Өр-яңа тарих” бүлеге белгечләре тарафыннан әзерләнде. Татарстан оешу, 20нче еллар башы вакыйгалары турындагы мәгълүматлар минем җилкәгә йөкләнгән иде.
-Сезнең фикерегезчә, төбәк тарихы укытылмаган чорда тәрбияләп үстерелгән буынның җирле тарихны белү дәрәҗәсе никадәр “йомшарды”?
-Төбәк тарихын өстән-өстән генә берничә дәрес кысаларында өйрәнү үзенең тискәре нәтиҗәсен бирми калмады. Республиканың үткәне хакында, безнең җирлектә барган вакыйгалардан аз хәбәрдар булган буын тәрбияләнде. Казан энергетика университетында укыткан кеше буларак мин моны ачык күрәм. Биредә төрле төбәкләрдән килгән студентлар белем ала, татарстанлылар 20-35 процент тирәсе генә. Әмма алар да тарихыбызны белеп бетерми. Күп дигәндә Сөембикәнең ханбикә булганын беләләр, Кол Шәриф турында ишеткәннәре бар, әмма кем икәнен белеп бетермиләр. Ә калганы – ак бит. Нинди ханлыклар булган, Татарстан ничек оешкан – боларның барысын да мин үз лекцияләремдә бирергә тырышам. “Безнең төбәк тарихы” яңадан укытыла башлаганнан соң уңай үзгәрешләр булыр дип өметләнәм.
-Төбәк тарихы дәреслеген язганда төп игътибар нәрсәләргә юнәлтелде?
-Яңа дәреслекне әзерләү республика тарихчылары кулына тапшырылса да, бу федераль үзәк заказы иде. Нинди чорларны колачларга, нинди вакыйгаларга басым ясарга, нинди формада язарга – боларның барысы да техник биремдә күрсәтелгән иде. Без шуңа таянып эшләдек. Шул ук вакытта без үз фикеребезне чагылдырырга, татарлар белән бәйле вакыйгаларны мөмкин кадәр киңрәк колачларга тырыштык.
-Институтка д-Бу дәреслекне язу күпме вакыт таләп итте, тарихчыларга нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килде?әреслек язу йөкләмәсе узган елның март азагы – апрель башында гына килеп төште. Инде май бәйрәмнәреннән соң барлык материаллар әзер булырга тиеш дигән бурыч куелды. Мондый кыска вакыт аралыгында бу эшне башкарып чыгу мөмкин түгеллеген әйттек. Нәтиҗәдә, безгә җәй башына кадәр вакыт бирелде. Шушы кыска арага сыешырга туры килде. Кыенлыкларның тагын берсе – редакторларның Мәскәүдә булуы. Алар белән күрешеп, күзгә-күз карап сөйләшү булмады. Бөтен аралашу онлайн язышудан гыйбарәт иде. Бу рәвешле үз позицияңне яклау аеруча авыр. Редакторлар безгә: “Менә шушы урыннарда басым дөрес ясалмаган, бу вакыйганы менә шулайрак чагылдырырга кирәк, менә бу мәгълүматның кирәге юк” кебек комментарийлар җибәрә. Без кайберләре белән килештек, ә кайбер мәсьәләдә дискуссиягә кереп, үз позициябезне якларга тырыштык. Белүемчә, берникадәр дискуссияләр Алтын Урда, Казан ханлыгы чорындагы вакыйгаларга бәйле булды, 50-60нчы еллардагы тел мәсьәләләренә кагылышлы хәлләр һәм 90нчы еллар шулай ук бәхәсләр кузгатты. Безнең бүлек тә 2000 ел башына кадәрге вакыйгаларны гына яктыртырга алынды. Аннан соңгы булганнары әле тәмамланмаган һәм тарихчы аларга бәя бирергә хаклы түгел дигән позициядә без. Шуңа күрә бүгенге көнгәчә вакыйгаларны язу башка кешеләргә тапшырылды.
-Яңа дәреслекнең элеккеге Татарстан тарихы дәреслекләреннән нинди аермалары бар?
-Әлбәттә, без элеккеге дәреслекләргә таяныбрак эшләргә тырыштык. Чөнки дәреслек язганда син яңа фәнни эзләнүләр үткәрмисең, булган мәгълүматны чагылдырасың. Әмма бу дәреслекләр бер-берсен кабатламый. Аннары яңа дәреслектә хронология дә бөтенләй башка, сыйныфларга бүленү дә аерыла. Монысы 5–7 сыйныфлар өчен булса, моңа кадәргесе 5–11 сыйныфларга иде. Иң әһәмиятле барлык вакыйгаларны 5-7 биткә сыйдырырга тырыштык, чөнки һәр параграф шул күләмнән артмаска тиеш дигән бурыч куелды. Мәгълүмат мөмкин кадәр җиңел – фәнни-популяр форматта бирелде.
Без үз эшебезне узган елның җәй башында тәмамладык. Аннары редакторлар күпме тикшергән, күпме төзәтмәләр керткәндер. Быелның башында федераль үзәктәге тарихчылар, хакимият вәкилләре без төзегән дәреслекне мактап, эшебезне хуплап китте. Ахыр чиктә дәреслектәге бар мәгълүмат без тәкъдим иткәнчә сакланыр дип ышанасы килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар