Россиядә урта һөнәри белем алу мөмкинлекләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән эксперимент дәвам итә.
Әлеге башлангыч кысаларында 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларга дүрт имтихан урынына ике генә имтихан тапшыру хокукы бирелде. Узган елда тәҗрибәдә бары тик өч төбәк катнашса, быел аларның саны 12 гә җитте. Алар арасында Татарстан Республикасы да бар.
Яңа кагыйдәләр 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы укучыларга һәм аларның ата-аналарына өстәмә мөмкинлекләр ача, шул ук вакытта берничә сорау да тудыра. Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов экспериментның нечкәлекләрен аңлатып бирде.
Экспериментның асылы нидә?
Экспериментның төп максаты — ихтыяҗ зур булган һөнәрләр буенча көллият һәм техникумнарга керүне җиңеләйтү. Моңа кадәр 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен бердәм тәртип гамәлдә иде: төп дәүләт имтиханында (ОГЭ) дүрт предметтан — рус теле, математика һәм ике сайлап алынган фәннән — имтихан тапшыру таләп ителде. Имтиханнарны уңышлы тапшырганнан соң укучы 10–11 нче сыйныфка күчә яки урта һөнәри белем бирү оешмасына укырга керә ала иде.
Быелдан исә ике юл барлыкка килә. Көллият һәм техникумнарда экспериментка кергән билгеле һөнәрләрне сайлаган укучыларга ике имтихан — рус теле һәм математика гына тапшыру рөхсәт ителә. Ә 10 нчы сыйныфка калырга теләүчеләр яки экспериментка кермәгән белгечлекләрне сайлаучылар элеккечә дүрт имтихан тапшырырга тиеш.
Аттестатларның аермасы
Барлык укучылар да төп гомуми белем турында аттестат ала, әмма аларның мөмкинлекләре төрлечә:
– ике имтихан тапшырып алынган аттестат экспериментка кергән көллиятләргә һәм билгеләнгән һөнәрләргә генә юл ача, 10 нчы сыйныфка керү мөмкинлеге бирелми; – дүрт имтихан тапшырып алынган аттестат 10 нчы сыйныфка калу яки теләсә кайсы һөнәри уку йортын сайлау мөмкинлеген бирә.
Татарстанда эксперимент нинди һөнәрләргә кагыла?
Татарстанда эксперимент кысаларында 40 һөнәр билгеләнде. Алар 51 көллият һәм техникумда гамәлгә ашырылачак. Һөнәрләр исемлеге төбәк икътисады ихтыяҗларын, хезмәт базарында дефицитлы белгечлекләрне, «Россиядә эш» порталы мәгълүматларын һәм эш бирүчеләр фикерен исәпкә алып төзелгән. Әлеге белгечлекләр буенча уку бюджет хисабына, бушлай оештырылачак.
Кабул итү тәртибе
Экспериментта катнашып укырга керүчеләр өчен аттестатлар конкурсы каралмаган. Имтихан нәтиҗәләрен чагыштыру да үткәрелмәячәк. Әгәр укучы сайлаган уку йортында урыннар җитми икән, аңа башка көллияттә яки техникумда уку тәкъдим ителәчәк. Экспериментта катнашкан һәр укучыга белем алу мөмкинлеге тудырылачак, дип ышандырды Рәмис Мөҗипов.
Шул ук вакытта барлык законлы ташламалар саклана: өстенлекле, беренчел һәм чираттан тыш кабул итү хокуклары исәпкә алыначак. Көллият урнашкан торак пунктта яшәүче балалар да беренче чиратта кабул ителә.
Карарны үзгәртергә мөмкинме?
1 мартка кадәр укучылар нинди юлны сайлаячагын билгеләргә тиеш. Әмма комиссия карары нигезендә предметлар исемлеген үзгәртү мөмкинлеге бар. Аерым очракларда өстәмә ике имтиханны сентябрь аенда тапшыру мөмкинлеге дә карала.
Көллияттән соң вузга кереп буламы?
Әйе, мөмкин. Ике имтихан тапшырып та, дүрт имтихан тапшырган укучылар да урта һөнәри белем алганнан соң югары уку йортына керә ала. Белгечлек үзгәртелгән очракта, Бердәм дәүләт имтиханын гомуми шартларда тапшыру таләп ителә.
Экспериментта кемнәр катнаша ала?
Экспериментта тик федераль законда күрсәтелгән төбәкләрдән булган укучылар гына катнаша ала. Башка төбәкләрдән килгән балалар өчен әлеге мөмкинлек каралмаган.
Аттестат ала алмаганнар өчен
9 нчы сыйныфны тәмамлап, аттестат ала алмаган укучылар өчен дә һөнәр алу мөмкинлекләре тудырыла. Татарстанда моның өчен 31 һөнәр һәм 23 уку йорты билгеләнгән. Аттестатсыз калган укучылар бер ел вакытын югалтмыйча һөнәр алып, киләчәктә эшкә урнаша алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Т елеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар