Резедә Шиһапова эшләгән технологиянең төп үзенчәлеге – ул җәрәхәтләнгән нейрональ күзәнәкләрне активлаштырырга ярдәм итә.
Умыртка баганасы җәрәхәте – кешенең бөтен язмышын үзгәртә торган сынау. Әмма медицина бер урында тормый. Казан федераль университеты галимнәре киләчәктә меңләгән кешегә яңадан аякка басу мөмкинлеге бирергә сәләтле технология булдыру юнәлешендә эшли.
Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының «Ген һәм күзәнәк технологияләре» лабораториясе кече фәнни хезмәткәре, аспирант Резедә Шиһапова шушы җитди проблеманы хәл итүдә зур көч куючы яшь галим. Аның проекты 2024 елда «Студентлар стартабы» бәйгесендә җиңү яулаган, узган елда «Ел инновациясе» конкурсында грантка лаек булган.
Нәкъ кирәкле нейроннарны гына «уяту»
Дөньяда бүген 15 миллионнан артык кеше умыртка баганасы җәрәхәтеннән соң тулы канлы тормыш белән яши алмый. Аларның күпчелеге – хезмәт яшендәге кешеләр. Мөстәкыйль хәрәкәт итү мөмкинлеген югалту алар өчен физик яктан да, психологик яктан да зур сынау.
Резедә Шиһапова эшләгән технологиянең төп үзенчәлеге – ул җәрәхәтләнгән нейрональ күзәнәкләрне активлаштырырга ярдәм итә. Моның өчен галимнәр махсус генетик конструкцияне вирус векторы ярдәмендә умыртка баганасына җиткерә. Аннан соң биолюминесцент оптогенетика технологиясе ярдәмендә кирәкле нейроннар эшкә җигелә. Бу реабилитациянең нәтиҗәлелеген арттырырга һәм тискәре нәтиҗәләрне киметергә мөмкинлек бирә.
Шунысы мөһим: әлеге технология табиблар кулланган дәвалау ысулларын алыштырмый, ә аларны тулыландыра. Ул дәвалау физкультурасы, физиотерапия һәм башка тернәкләндерү чаралары белән бергә кулланылырга тиеш.
Меңләгән кешене аякка бастыру хыялы
Резедә Шиһапова – Удмурт дәүләт университетын тәмамлаган биолог-физиолог. Соңрак КФУда генетика буенча магистр дәрәҗәсе алган. Бүген ул аспирантурада белем ала. Фән белән кыз студент елларында ук кызыксына башлый, Паркинсон авыруының беренчел биомаркерларын өйрәнә.
Бүген исә яшь галимә КФУның умыртка баганасы җәрәхәтләреннән дәва эзли торган фәнни төркемдә эш итә. Аларның төп максаты – нәтиҗәле генә түгел, мөмкин кадәр арзан булган һәм киң кулланылышка кертерлек ген технологиясен булдыру. Бүген лабораториядә алып барылган тикшеренүләр берникадәр вакыттан меңләгән кешегә яңадан үз аякларында йөрү бәхете бүләк итәр, дип өметләнә Резедә.
Тычканнар өмет бирә
Әлегә алар булдырган препарат клиник этапка кадәрге тикшеренүләр уза. Башта тәҗрибәләр күзәнәк культураларында үткәрелгән, хәзер исә алар лаборатория хайваннарында дәвам итә.
Беренчел нәтиҗәләр өметләндерә. Галимнәр әйтүенчә, препарат тычканнарга кертелеп, махсус молекула белән активлаштырылганнан соң, ЛФК үткәрелгән. Нәтиҗәдә, 28 көн эчендә хайваннарның хәрәкәт функцияләре җайлана башлаган.
Әмма препаратны кешеләрдә сынау өчен әле бик күп өстәмә тикшеренүләр үткәрелергә тиеш. Технология төрле хайваннарда сынап каралырга тиеш. Шуннан соң гына кешеләр белән эш итүгә керешергә мөмкин. Резедә сүзләренчә, технологиянең медицина практикасына кертеп җибәрү өчен 5-10 ел вакыт кирәк булуы ихтимал.
Иң зур кыенлык – финанс
Резеда Шиһапова әйтүенчә, мондый фәнни эшләр зур чыгымнар таләп итә. Клиник этапка кадәрге сынаулар өчен лаборатория хайваннары, кыйммәтле реагентлар, вирус векторлары һәм заманча җиһазлар кирәк. Моннан тыш, төрле өлкә белгечләре катнашында озак вакытлы тикшеренүләр үткәрелә.
Шуңа карамастан, проект инде фармацевтик компанияләрнең игътибарын җәлеп иткән.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар