16+

Уку елы нәтиҗәләре: югалтулар һәм табышлар

Быел улым 1нче сыйныфны тәмамлый. Беренче балам, шуңа күрә мәктәп тормышы әле безнең өчен чагыштырмача яңа адым булды. Уку елы үтеп тә киткән, инде кайбер нәтиҗәләр чыгарырга мөмкиндер.

Уку елы нәтиҗәләре: югалтулар һәм табышлар

Быел улым 1нче сыйныфны тәмамлый. Беренче балам, шуңа күрә мәктәп тормышы әле безнең өчен чагыштырмача яңа адым булды. Уку елы үтеп тә киткән, инде кайбер нәтиҗәләр чыгарырга мөмкиндер.

Баланың уңышы укытучыдан да тора
Улым укырга кергәнче, баланың тормышта мөхтәрәм шәхес булып җитлегүе тәгаен әти-әнидән һәм баланың потенциалына бәйле, дип саный идем. Хәзер исә фикерем үзгәрде: баланың тормышка карашы формалашуда, аның белемгә тартылуы укытучыдан да тора икән ләбаса! Танышларымның зарланганын ишеткәнем бар: кайбер бик дәрәҗәле мәктәпләрдә дә укытучылар иң көчле укучылар белән күбрәк шөгыльләнеп, “уртачарак”лары арткы планда кала, игътибар әз тия дип уфтаналар. Нәрсә, нәрсә, ә менә укытучыбызның яхшысы, тәҗрибәлесе, бөтен барлыгын балаларга багышлаган шәхес эләкте, шөкер! Улымның сыйныфында 36 бала булуга карамастан, һәркайсының нигә сәләтле булуын ачыклап, шул сәләтләрен үстерү, яңаларын булдыру өчен ныклап эшләде Гөлчәчәк Шамилевна. Чирек тәмамланган саен укучыларга мактау хатлары, грамоталар, дипломнар тапшырды. Мондый чаралар укучыга алга таба тырышып укырга, сәләтләрен үстерергә зур стимул бирә дип саныйм. 

Укуга кереп китү җиңел булмады. Бала белән өй эшләрен эшләгәндә күз яшләре дә, тарткалашу-әрләшүләр дә булды. Яңа режимга җайлашу, уку тәртибенә яраклашу да аерым бер үҗәтлек, көч таләп итте. Укытучыбыз бу турыда да киңәшләрен биреп торды, җыелышларда киңәшләр язылган памяткалар да таратты. 

Ата-аналар җыелышына курка-курка, тагын нәрсә әйтерләр инде, балам ниләр кылды икән, дип шикләнеп баручы әти-әниләр турында мәзәкләр күп. Беренче класста андый куркулар булмыйдыр, әлбәттә. Шәхсән үзем ата-аналар җыелышына бәйрәмгә барган кебек йөрдем. Чөнки укытучыбыз һәр җыелыш саен берәр яңа әйбер уйлап таба: йә мастер-класс үткәрә, йә балалар белән бергә сюрприз әзерли, йә тагын берәр чара үткәрә – фантазиясенең байлыгына исең китәрлек! Тагын шунысы хөрммәт уятты: укытучы үрнәк укучы баланы ата-аналар алдында мактап әйтсә дә, сыйныф алдында бер генә баланы да яманлап ялгыш хәреф тә ычкындырмады. 

Уку дәвамында бала белән берничә проект эшләдек. Мондый проектларны бергәләп эшләү ана-бала арасын тагын да җылытып, якынайтып җибәрде. 

Әле ярый мәктәп якында
Мәктәпкә Казан читендәге ерак поселоклардан килеп укучылар бар. Әле ярый мәктәбебез безгә якын, дип сөенәм. Чөнки уку башында көн саен ук булмаса да, көн аралаш берәр нәрсәбез онытылып кала иде. Бер юлы мәктәпкә барганда сизәм, нидер онытылган кебек. Улымнан сорыйм: шуны алдыңмы, моны салдыңмы... Барысы да җитеш кебек. Юлда туктап, рюкзагын ачып тикшереп чыктым хәтта – һәр нәрсә урынында.

Бәгырь кисәгемне мәктәпкә озатып, өйгә кайтып, кечкенәмне бакчага илтергә әзерләнеп йөрим, сыйныф җитәкчебез шылтырата: “Улыгыз чалбарын онытып килгән”, - ди. Сүз әйтә алмый тотлыгып ук калдым: ничек инде чалбарын онытсын?! Кыш көне бит бу. Улым мәктәп формасы өстеннән комбинезон киеп йөри. Башка көнне карап торып киендерсәм, бүген комбинезонын мин күрмәгәндә киеп куйган да, җылы эчке ыштан өстеннән чалбарын кияргә оныткан бала. Минем хатам: карап җиткермәгәнмен! Көлсәң – көл, еласаң – ела...

Карта мәсьәләсе
Мәктәпкә һәр бала шәхси карта белән кереп-чыгып йөри, ашханәгә барганда да шул карта белән түләп ашый. Башлангыч сыйныфларның бер ашавы – бушлай, икенчесенә инде түләп ашыйлар. Менә шул картага ата-ана акча сала. Уку елы башында аны тараттылар да, номерын җыеп үземнең онлайн банк аша акча салдым. Башта 100 сум күчердем – “акча китте” дигән хәбәр килгәч, әһә, барып утырды бу, дип 1000 сум “ыргыттым”. Икенче көнне улым ашханәгә кергән – картасында акча юк. Шуннан балалары зуррак сыйныфларда укыган ата-аналар белән киңәшләштем. Телефонга аерым кушымта урнаштырып, акчаны шуның аша салырга кирәк булган. Ул акчаларны банкка кереп эзләтеп тә карадым, кире кайтарып ала алмадым. Минем кебек картаны үзлегеннән “егәрләргә” теләгән “акыллыбашларга” тәҗрибәлерәк ата-аналар белән киңәшләшергә кирәктер, мөгаен.

Карта дигәннән, муенга бау белән асып йөрсәләр дә, аны да югалттык бер юлы. Беренче сыйныф укучыларына өстәмә бер атна каникул бирәләр февраль аенда. Без укыганда юк иде андый яллар. Балалар бик арый, шуңа ул каникулны өстәү бик кирәкле, дип саныйм. Менә шул каникул башланыр алдыннан картасын югалтып кайтты улым. Әле бер атна вакыт бар, бәлки табылыр дип йөрдем башта. Гадәттә, югалткан карталарны мәктәпнең КППсына илтеп бирәләр, шуннан эзләп аласы. Безнеке анда табылмады. Каникул беткәндә генә яңасына заказ бирдем. Яңасы әзер булып, искесе яраксызга әйләнгәч, табылды ул карта – өлкән сыйныф малае шуның белән мәктәпкә кереп-чыгып йөргән. Андагы акчаны тотмаска башы эшләгән шулай да. Ул малайның үзенең картасы булмаганмы, ни өчен чит кешенеке белән йөргән, ул укучыга берәр чара күрелгәнме, ни өчен вахтада утыручылар моны сизмәгән – бу сораулар минем өчен ачык калды...

Түгәрәкләр
Балаларның сәләтен үстерү, теге яки бу юнәлештә көчәйтү өчен хәзер бөтен шартлар тудырылган, без укыган вакыттагы кебек түгел. Авылда яшәүче танышларым да балаларын район үзәгенә әллә нинди түгәрәкләргә йөртәләр. Казанда инде җаның ни тели – шул бар, акчаң гына җитсен!

Мәктәптә балам йөргән түгәрәкләр турында язып китәм. Икенче сыйныфтан инглиз теле дәресе керә башлый. Үзем мәктәптә дә, университетта да алман телен укыдым, балага өйрәтә алмам, дип, инглиз теле түгәрәгенә бирдем. Башта барасы килми, дигән бала тора-бара әлеге түгәрәккә яратып йөрде, укытучылары да тәмлүшкәләр биреп үсендереп торды. “Мавыктыргыч математика” түгәрәген исә сыйныф җитәкчебез үткәрде. Моннан тыш театр түгәрәге тулаем бушка булып, ел дәвамында берничә әкият сәхнәләштерделәр. Бәйрәмнәрдә, конкурсларда катнашып, республика күләмендә лаеклы урыннар да алдылар. Февраль аенда улым сыйныфыннан гына бию түгәрәгенә остаз укучылар җыйды, анда да йөрде. Әлеге түгәрәк, миңа калса, бик нәтиҗәле булды: 2-3 ай эчендә 12 пардан ике бию куйдылар. Шул арада тигез, матур биергә өйрәнделәр. Мәктәптә бассейн бар, анда да йөрдек. Йөзә башлагач, баланың физик халәте сизелерлек яхшырды. 

Болардан тыш, җыр, музыка уен коралларында уйнау, футбол һәм башка спорт түгәрәкләре дә бар мәктәптә. Әмма безнең аларына йөрергә вакыт калмый иде инде.

Республика буйлап сибелгән өлкәннәр мәктәпкә җыелды
Бүгенге интернет заманында әти-әни белән бала арасы, кызганыч, ераклаша бара. Балалар телефонга тартыла. Ә инде авылда яшәгән әби-бабасын бала сирәк ялларда, бәйрәмнәрдә генә күрә. Ата-ана, әби-бабайлар белән балалар арасын якынайту чараларын да эзләп тапкан укытучыбыз: өлкәннәр көнендә әби-бабайларны җыйды. Безнең татар сыйныфы – күбебез авыллардан килеп Казанга урнашкан ата-аналар булганлыктан, өлкәннәребез төрле районнардан килделәр. 11 ел мәктәптә укып, күпмедер вакыт үзем дә мәктәптә укытып алсам да, шуның кадәр күп әби-бабайларны мәктәпкә чакырып бәйрәм ясау, кунак итүне әле үз гомеремдә беренче мәртәбә күрдем. 

8 март бәйрәме алдыннан әниләр өчен бәйрәм, әзерләп безне дә сыйныфта кунак иттеләр. Мәркәзебездәге мәктәптә балаларның саф татар телендә чыгыш ясауларын, биюләрен-җырлауларын күреп, сөенечтән күздән яшьләр килде хәтта.

Кыскасы, дәүләт күләмендәге бер генә бәйрәм, бер генә истәлекле дата да мәктәптә игътибарсыз калдырылмый, дигән нәтиҗәгә килдем. Әле яз көне генә дә Кошлар көне, Космонавтика көне, Тукай туган көн, Җиңү көне һ.б. күп кенә бәйрәмнәр билгеләп үтелде. Һәркайсына кул эшләнмәләре, рәсемнәр, проектлар һ.б. конкурслар үткәрелә, катнашып өлгер генә! 

...Инде көтеп алган җәйге каникулларга аяк бастык. Исән-имин күңелле яллар итеп, яраткан гимназиябезгә яңадан җыйналырга, хәерле белемнәр алырга насыйп булсын.

Ландыш Тимерова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading