16+

Хатларны алган солдатларыбыз бик сөенер дип уйлыйбыз

Илебездә барган махсус хәрби операция безнең 247нче балалар бакчасын да читләп үтмәде.

Хатларны алган солдатларыбыз бик сөенер дип уйлыйбыз

Илебездә барган махсус хәрби операция безнең 247нче балалар бакчасын да читләп үтмәде.

Шушы ике-өч ел эчендә бездә тәрбияләнүче балаларның да әтиләре, абыйлары, якыннары илебезне сакларга китте. Шушы еллар дәвамында әти-әниләр, балалар бакчасы хезмәткәрләре даими рәвештә махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм күрсәтү өчен бөтен көчләрен кулланалар. Егетләрегезгә диеп кием-салым, ризыклар, беренче ярдәм күрсәтү өчен көндәлек кирәк-яраклар җибәрәләр.

Бүген исә "Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан, Казан шәһәре Идел буе районы 247нче балалар бакчасында тәрбияләнеп үсүче балалар хәрби операциядәгеләргә хатлар яздылар. "Мәрҗәни" мәчете волонтерлары катнашында узган бу чара бик җылы мохиттә узды. "Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә хат" акциясен оештыручы Гөлсинә ханым Камилова һәм аның ярдәмчеләре Гөлфия ханым Тазеева, Тәнзилә ханым Нуруллина бүген хәрби операциядәге егетләрнең тормышы турында җентекләп сөйләделәр, видеоязмалар күрсәттеләр. Аннан балалар белән берлектә конвертлар бизәп, шуның эченә догалар, Россия һәм Татарстан флагы, кулъяулык, үзләре ясаган рәсем һәм тәм-томнар салдылар. Илебезне сакларга киткән һәрбер ир-атка туган якларыннан матур теләкләр юлланган хатлар шулай язылды. Әле күңелне сөендергәне, конвертка салынган һәрбер атрибут хакында волонтерлар бик җентекле итеп сөйләделәр. Кулъяулык хакында элекке вакытта әбиләребез бабайларны солдатка, сугышка озаткан мизгелләр турында искә төшерделәр. 

Бүгенге очрашу балалар һәм тәрбиячеләр күңелендә тирән эз калдырды. Үз куллары белән махсус хәрби операциядәгеләргә бүләк ясау- Ватаныбыз алдында булган бурычларыбызның берсе икәнен аңладылар. Әлеге хатларны алган солдатларыбыз бик сөенер дип уйлыйбыз. Илебезгә җиңү һәм тынычлык алып кайтуларына без ышанабыз.

 Нурфия Халикова

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading