Минем бабам – ветеран! (Булат Набиев)
Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләгә дә бары тик кайгы-хәсрәтләр генә алып килгән. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел вакыт үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Язлар җитү белән Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә бу вакыйгалар кабат искә төшә. Минем гаилә тарихында да сугышның аяусыз эзләре...
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда кайбер белгечләргә 500 мең сум түли башларга мөмкиннәр
-
#Кыскача яңалыклар
Азнакай районында юл-транспорт һәлакәтендә яшүсмер һәлак булган
-
#Кыскача яңалыклар
Фатир арендалау арзанайган: Казанда бәяләр бер елда 11 процентка төшкән
-
#Җәмгыять
Казанда «Ярдәм» инклюзив үзәге ачылды: инвалидлар өчен нинди мөмкинлекләр бар?
-
#Кыскача яңалыклар
Ак Барс Банк повысил максимальную ставку по вкладу «Мой выбор» до 13,7%
loading
Бабаем Габитов Фатыйх 1911 нче елны Кукмара районы Яңа Сәрдек авылында крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белем ала. Аннан мал табибына укый. 1934 нче елны Армия сафларына алына. Армиядән кайткач колхозда үз белгечлеге буенча эшли башлый. Ләкин тыныч тормышларда эшләү озакка бармый. Дөньябызның күген кара болыт каплый. 1941 нче елда сугыш башлана. Сугышның беренче көннәреннән үк, Фатыйх бабай сугыш кырына китә.1941нче елның 24 июнендә "885 нче стрелковой полк" ка билгеләнә. 1942 нче елның 25 нче февралендә каты яралана. Госпитальдә ятарга туры килә. Госпитальдән соң "отдельный строительный батальонда" хезмәт итә. 1945 нче елның августыннан сентябренә кадәр Япониягә каршы сугышта катнаша. Бабам 1946 нчы елның 20 нче мартында гына демобилизацияләнеп, туган авылына кайта. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен аның күп кенә бүләкләре бар. Мин алар белән бик горурланам.
Комментарийлар