16+

Әтнә театры театраль турлар оештыра башлый

Әтнә театры быел тарихта беренче тапкыр “И, Казан арты” дигән театраль тур оештыра. Әтнә театры директорының маркетинг буенча урынбасары Гөлүсә Батталова сүзләренчә, ул мәдәният министры Ирада Әюпова идеясе.

Әтнә театры театраль турлар оештыра башлый

Әтнә театры быел тарихта беренче тапкыр “И, Казан арты” дигән театраль тур оештыра. Әтнә театры директорының маркетинг буенча урынбасары Гөлүсә Батталова сүзләренчә, ул мәдәният министры Ирада Әюпова идеясе.

– Казан артының без белмәгән почмаклары, кызыклы тарихы һәм шәхесләре әле ачылып бетмәгән.  Шуңа да без бу идеяне күтәреп алдык, ул чынлап та уникаль проект. Турның төп үзенчәлеге театраль булуда, – диде ул. 

Үзенчәлекле тур Биектау районының Иске Казан тыюлыгыннан башлана. Аннан туристлар Ямаширмәгә юл тота, алда Арча шәһәрчеге, Кырлай авылы, Әтнәдәге Олы Мәңгәр авылы, Олы Әтнә, Түбән Бәрәскә авылларына баралар. 

Бу локацияләрдә гадәттә без күрергә ияләшкән гид-экскурсовод сөйләмәячәк, алар бирә торган мәгълүматны театраль тамашаны карап алып булачак. Төрле урындагы тамашалар үзара бәйләнгән. Көн ахырына бер спектакль караган кебек буласың. Массовкага туристлар үзләре дә ктанаша ала һәм аларга мастер-класслар да үткәреләчәк.

Туган тел көнендә тур татар телендә уза, ә киләчәктә рус телендә дә алып барылачак. Тур 1350 сум тора. Төшке аш моңа кермәгән, анысы уртача 350 сумга төшә. 
Әлеге яңа проект республика халкы арасында гына түгел, Россия төбәкләрендә дә кызыксыну уятыр дип өметләнә Әтнә театры.

Фото: atnya-rt.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading