16+

«Балачак хыялым тормышка ашты»

Күңелләре белән ихлас, нәкъ балалар сыман самими булып калган артистлар гына курчак театрында эшли ала торгандыр ул. Үз уеның белән нәниләр йөрәгенә ачкыч табу һәм аларның мәхәббәтен яулау җиңелләрдән түгел. «Әкият» Татар дәүләт курчак театры артисты Рузилә ЗАРИПОВА үзенең күпсанлы образлары аша балаларны яраттырган актерларның берсе. Үзе дә балачактан курчак...

«Балачак хыялым тормышка ашты»

Күңелләре белән ихлас, нәкъ балалар сыман самими булып калган артистлар гына курчак театрында эшли ала торгандыр ул. Үз уеның белән нәниләр йөрәгенә ачкыч табу һәм аларның мәхәббәтен яулау җиңелләрдән түгел. «Әкият» Татар дәүләт курчак театры артисты Рузилә ЗАРИПОВА үзенең күпсанлы образлары аша балаларны яраттырган актерларның берсе. Үзе дә балачактан курчак...

12 яшендә әтисе Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев белән бер сәхнәдә «Назлы кияү» спектаклендә фәрештә ролендә уйный ул. Әнисе Сания ханым кызны 4 яшеннән бию түгәрәгенә йөртә башлый. Мәктәптән соң Рузилә «укырга кая барырга?» дип җиде юл чатында калмый. Туп-туры үзе сайлаган театр училищесына режиссер Илдус Зиннуров җыйган курска укырга керә. Бер үк вакытта драма артисты белгечлеге дә ала. Уку йортын гел «биш»легә генә тәмамлаган кызны, билгеле инде, Илдус Насыйх улы курчак театрына эшкә чакыра. Рузилә Зарипова үзенең яраткан эшендә сигез ел гына эшләсә дә, аның башкарган рольләре шактый күп. «Сертотмас үрдәк»тә - Үрдәк, «Камыр батыр»да - Сөмбел һ.б. образлары аша аны нәниләр таный. Артистның иҗат юлы хакында үзе белән сөйләштек.
- Рузилә, син драма артисты булып та эшли алыр идең. Ни өчен әлеге театрдан аерыла алмыйсың?
- Мин балалар белән эшләргә яратам. Алар синең белән бергә сулыйлар сыман. Артистның һәр сүзенә ышанып, бирелеп карыйлар. Нәниләр репликаларны ярата. Мәсәлән, «Котбетдин маҗаралары» дигән спектакльдә мин Аленка ролендә. Сәхнәдә курчагымны калдырганда балаларга: «Минем курчагымны карап торыгыз. Төлке килә башласа, миңа әйтерсез», - дип кисәтеп куям. Алар төлкене күрүгә, «Аленка» дип кычкыра башлый. Әнә шуларны күрү минем өчен зур шатлык.
- Син балачакта караган берәр спектакльдә уйнарга туры килгәне юкмы әле?
- Әле дә хәтеремдә, «Җырлап узган җәй» дигән бик матур спектакль карап утырганда: «Их, шушы Кырмыска ролендә уйнарга иде», - дип уйлаган идем. Әнә шул хыялым чынга ашты. Бүген дә әлеге спектакльдә нәкъ шул рольне башкарам.
- Үз ролегезне әзерләгәндә режиссер Сезгә ирек бирәме, әллә ул кушканны гына эшлисезме?
- Әйе, ул яктан безгә ирек бирелә. Без башта әсәрне укып чыгабыз, аннары аны бәйнә-бәйнә тикшерәбез. Соңыннан һәрберебез үз образыбызны ничек күз алдына китергәнне уйнап күрсәтәбез. Шуннан соң гына Илдус Насыйхович үз фикерен әйтә.
- Балаларга бигрәк тә нинди спектакльләр ошый? Хайваннар турындагы әкиятләрме, әллә кешеләр турындагымы?
- Аларга кем турында булуы мөһим түгел, минемчә. Спектакльнең эчтәлегенә карап кабул итәләр. Бүген алар замана геройлары белән кызыксына.
- Татар әкиятләрендә замана геройлары бармы соң ул?
- Әлегә аларны русларда гына күрәбез. Бездә дә шундый геройлар булсын иде шул.
- Сез коллектив белән күп кенә төбәкләргә гастрольләргә йөреп торасыз. Спектакль караганда авыл баласы белән шәһәр баласы арасында аерма бармы?
- Әлбәттә, авыл баласының карашы башка. Алар бирелебрәк карый. Шәһәр баласы исә урыныннан торып китәргә дә күп сорамый.
- Шулай да Сез шәһәрләргә дә күп йөрисез. Чаллыда май аенда гына «Рабочая лошадка» дигән фестивальдә катнашып кайттыгыз.
- Әйе, без анда бөтен өлкәләрдән килгән коллективларның спектакльләрен карадык. Үзара тәҗрибә уртаклаштык. Андый аралашулар иҗат кешеләре өчен бик кирәк.
- Сез киләсе сезонны яңа бинада ачачаксыз. Быел да анда эшләргә өлгердегез. Балаларны нинди премьера белән сөендерергә җыенасыз?
- Гәрәй Рәхим инсценировкасы буенча «Бүре белән Сарык» әкиятен әзерлибез. Мин Яшь бүре ролендә. Ул җыр-биюгә корылган әкият, заманча итеп куела. Шунысын да әйтим, быелгы сезоныбыз сентябрь аенда ачыла.
- Тиздән җәйге ялларыгыз башлана. Аны кайда үткәрергә җыенасың?
- Кызым Камилә белән диңгезгә барырга уйлыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading