16+

Башкорт театры Казанга гастрольләргә килә

14-19 ноябрь көннәрендә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры Казанга гастрольләргә киләчәк.

Башкорт театры Казанга гастрольләргә килә

14-19 ноябрь көннәрендә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры Казанга гастрольләргә киләчәк.

Камал театры сәхнәсендә башкалабыз тамашачылары алты көн эчендә ун спектакль карый алачак.

Гафури исемендәге Башкорт дәүләт театры директоры Иршат Фәйзуллин сүзләренчә, ун спектакльнең икесе – “Бәхет хаты” һәм “Кодача” Казан тамашачысына инде таныш, калганнары Камал театрында беренче тапкыр тәкъдим ителәчәк.

Гастрольләр Зифа Кадыйрова китабы буенча куелган «Синсез килгән язлар» спектакле белән ачыла. Шулай ук Хәбибулла Ибраһимовның “Җизнәкәй”,  Нәҗип Асанбаевның «Кызыл Паша» спектакле, Туфан Миңнуллинның «Эзләдем, бәгърем, сине», Ризаэтдин Фәхретдин әсәренә нигезләнеп куелган «Әсма» спектакле, яшь автор Зәһидә Мусинаның «Килен» һәм башка сәхнә әсәрләрен карап булачак. 

-   Кунак ашы – кара-каршы” дигән мәкальгә туры китереп, без узган гасырдан башлап, бу гасырның менә инде ике дистә елдан артыгын гел шулай иҗади яктан бер-беребезгә кунакка барып, бер-беребезнең иҗаты белән танышып, таныштырып яшәвебезне дәвам итәбез. Башка өлкәләргә гастрольләргә без имтиханга, сынауга барган кебек барсак, Башкортстанга без кунакка барган кебек барабыз. Анда бернинди киеренкелек юк, ике коллектив арасында күптәннән дуслык урнашкан, - диде Татарстан халык артисты Луара Шакирҗанова. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading