16+

Гадел Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" әсәре, ниһаять, сәхнәгә менә

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры чираттагы премьерасын тәкъдим итәргә җыена. Бу юлы – “Рөстәм маҗаралары” спектакле. Татар әдәбияты классигы Гадел Кутуй бу әсәрен Бөек Ватан сугышы елларында язган, тик тәмамлап бетерә алмый калган.

Гадел Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" әсәре, ниһаять, сәхнәгә менә

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры чираттагы премьерасын тәкъдим итәргә җыена. Бу юлы – “Рөстәм маҗаралары” спектакле. Татар әдәбияты классигы Гадел Кутуй бу әсәрен Бөек Ватан сугышы елларында язган, тик тәмамлап бетерә алмый калган.

Гадел Кутуйның улы – танылган шагыйрь, тәрҗемәче Рөстәм Кутуй 1960нчы елларда русчага тәрҗемә иткән һәм, заманга туры китереп, үзеннән дә бераз үзгәрешләр өстәгән. Әсәргә яшь драматург Айдар Әхмәдиев инсценировка ясаган, ә Кариев театры тамашачысына инде таныш булган режиссер Тимур Кулов аңа сәхнәдә җан өрәчәк. 

“Рөстәм маҗаралары” безнең театр өчен бик кадерле куелыш. Кечкенә вакытта “Рөстәм маҗаралары”н гел укый идем. Үзем хәреф таный башлаганчы, аны миңа әнием, әбием укыды. Ул әсәрне бик яратам. Ни өчен әлеге әсәрне куярга бер режиссер да алынмаган, дип бик гаҗәпләнә идем. Ниһаять, язмыш безне Тимур Кулов белән “Тамга” лабороториясендә очраштырды. Ул анда “Самат һәм кара король” дигән эскиз эшләгән иде. Шунда Тимур “Рөстәм маҗаралары”н эшләр өчен бик кулай режиссер булып тоелды безгә”, – дип, Кариев театры директоры Луиза Шарова спектакльнең ничек тууы турында сөйләп үтте.

“Рөстәм маҗаралары” – үткәндә булган хәлләр өчен башкаларны да, үзебезне дә кичерә алу, хушлаша белү турындагы тарих. Кайчак тормышны яңадан үз җаена кайтара алырдай кешеләр күләгәдә кала. Һәм без аларның чынлыкта нинди көчкә ия икәне турында уйламыйбыз да...

“Мин башта бу әсәрнең рус телендәге версиясе белән таныштым. Оригиналы татар телендә икәнен белгәч, шаккаттым. 40нчы елларда татар телендә язылган шундый фантастик повесть бар икән бит! Бу факт мине шунда ук җәлеп итте. Әсәрдә бик күп яшерен мәгънәләр бар, аларда рәхәтләнеп казынырга, эзләнергә була. Шулай да минем өчен “Рөстәм маҗаралары” беренче чиратта берни дә таләп итми, үзен багышлый ала торган ярату турында. Әйе, шулай ук бу әсәр хушлаша, кичерә, җибәрә, кабул итә белү турында да. Тик, кабатлап әйтәм, минем өчен этәргеч – әлеге хикәяттәге ярату темасы булды”, – ди режиссер Тимур Кулов.

Премьераны 5нче декабрьдә 15:00 сәгатьтә Кариев театрында карап булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading