16+

«Каракүз» IV Этно-модерн фестивалендә рекорд куелачак

19 июльдән 4 августка кадәр Әлмәттә бу җәйнең иң зур фестивальләренең берсе – «Каракүз» IV Этно-модерн фестивале узачак.

«Каракүз» IV Этно-модерн фестивалендә рекорд куелачак

19 июльдән 4 августка кадәр Әлмәттә бу җәйнең иң зур фестивальләренең берсе – «Каракүз» IV Этно-модерн фестивале узачак.

Быел юмор, театрлар, этно-музыка, хәтта мунча фестивале дә көтә.

“Каракүз” фестивале 2020 елдан үткәрелә. Беренче елларны фестиваль 4 көн дәвамында гына узса, быел программа 9 көнгә (19 июльдән  4 августка кадәр һәр шимбә, якшәмбе) сузылачак. 

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова да креатив проектларның асылын ассызыклап узды. 

– Бик еш, иҗади индустрия турында сөйләшкәндә, без бу процессларны зур шәһәрләр һәм мегаполислар белән бәйлибез. Ләкин креатив индустрия бөтен җирдә дә үсеш алырга мөмкин. Иң креатив кешеләр – 6 яшькә кадәр балалар. Аларның киләчәктә дә күпкырлы  шәхесләр булып үсүен телибез, бу безнең төп максатыбыз. Безнең байлыгыбыз нефть кенә түгел. Әлмәт районында иҗат индустриясендә мәшгульлекнең дәрәҗәсе республика буенча алдынгы урыннарда, – дип белдерде Ирада Әюпова. 

“Каракүз” үз мәйданчыкларында 15тән артык уникаль фестивальне берләштерәчәк. Оештыручылар 9 көн эчендә 100 меңгә якын кешене кунак итәргә әзерләнә. Фестивальдә Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Иран, Төркия һәм Италия вәкилләре дә катнашачак.

Фестиваль 19 июльдә “Karakuz” кием брендының мода күрсәтүе белән ачылачак, анда тамашачылар төрле тарафлардан килгән дизайнерларның яңа коллекцияләрен күрәчәк. 

"Каракүз" фестивале «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән уза. Хәйрия фонды җитәкчесе Ренат Мамин сүзләренчә, халык өчен оештырылган проектларны чыгымнар дип атап та булмый.

– Без иҗади индустрияләргә ярдәм итеп, республиканың икътисадын да үстерәбез. Төрле тарафлардан кече һәм урта бизнес вәкилләре, һөнәрчеләр, танылган шеф-поварлар килә. Бу алар өчен дә клиентлары белән очрашу, үзләрен күрсәтү  мөмкинлеге бит.  Фестивальгә тотылган акчалар янәдән республика икътисадына әйләнеп кайталар, шуңа күрә бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрәсебез килә, - дип белдерде Ренат Мамин.

Иҗади программа кысаларында “360 минут эчендә яңа җыр” яздыру, 500 кеше бер вакытта рәсем ясау буенча фестивальнең рекордын кую да каралган. Фестивальдә Олег Митяев, Антоха МС, Дмитрий Маликов, “Буранов әбиләре”, Наталья Кучер һәм башкалар чыгышы көтелә. 

Программа белән  тулырак фестивальнең социаль челтәрләрендә яки аның сайтында танышырга мөмкин.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading