16+

Казанда тәүге сынау

Бирсә бирә бит ул Ходай талантны. Яшь сәхнә остасы Рифат Зариповның концертын караганнан соң, әнә шулай дип уйлап куясың. Әле кайчан гына Салават Фәтхетдиновның укучысы булган һәм аның төркемендә эшләгән Рифат Зарипов бүген үз коллективын тупларга өлгерде.

Казанда тәүге сынау

Бирсә бирә бит ул Ходай талантны. Яшь сәхнә остасы Рифат Зариповның концертын караганнан соң, әнә шулай дип уйлап куясың. Әле кайчан гына Салават Фәтхетдиновның укучысы булган һәм аның төркемендә эшләгән Рифат Зарипов бүген үз коллективын тупларга өлгерде.

Тамашачы да Рифатның иҗатына битараф түгел икән. Залда алма төшәрлек тә урын булмавы әнә шул хакта сөйли. Концертта тамашачы артистны беренче чиратта аның мөлаемлыгына карап ярата. Рифат, сәхнәгә чыгып үзе белән таныштыруга, эре хәрефләр белән РИФАТ сүзен тамашачыдан аны озынайтып язуларын үтенде. Нинди генә кызык җөмләләр килеп чыкмады ул исемнән. «Рифат, ипотекага фатир ал, туган!» - дигәне нәкъ бүгенге көнгә туры килеп тора бит.
Рифатның өч сәгать буе үз тормышында килеп туган төрле хәлләрне юморга әйләндереп сөйләвен дә, җырлавын да яратып карады тамашачы. Аны чын мәгънәсендә конферансье дип атарга мөмкин. Шагыйрь Рөстәм Зәкуанов исә бу программаны «яңа форматтагы проект» дип атады һәм аңа үзенең рәхмәтен ирештерде. Үзең җырлап, үзең сөйләп концертны алып бару сәхнә кешесе өчен җиңелләрдән түгел, билгеле. Шулай булуга карамастан, ул республика районнарында айлар буе гастрольләрдә йөреп кайтты. Улларының Казан тамашачысы алдында тәүге тапкыр сынау тотканын карарга Рифатның әти-әнисе Оренбург якларыннан ук килгән иде. Тамашачының: «Булдырасың, Рифат, рәхмәт!» - дигән сүзләре аларның йөрәгенә дә сары май булып яткандыр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading