16+

"Кемдер бик яхшы җырлый, әмма аның сәхнә культурасы юк..."

Халыклар дуслыгы йортында яшь башкаручылар бәйгесенең икенче турының кызган мәле. Музыка өлкәсендә яшь белгечләр үзара көч сынашалар. Арасында төрлесе бар.  Ваһапов фестивале оештырган бу бәйгенең башлангычында Илһам Шакиров кебек олуг шәхесләр торган. Быел 117 гариза кабул ителгән, аларның 74 икенче турга узган.

"Кемдер бик яхшы җырлый, әмма аның сәхнә культурасы юк..."

Халыклар дуслыгы йортында яшь башкаручылар бәйгесенең икенче турының кызган мәле. Музыка өлкәсендә яшь белгечләр үзара көч сынашалар. Арасында төрлесе бар.  Ваһапов фестивале оештырган бу бәйгенең башлангычында Илһам Шакиров кебек олуг шәхесләр торган. Быел 117 гариза кабул ителгән, аларның 74 икенче турга узган.

– Татар эстрадасында профессиональ җырчыларның 90 проценты Ваһапов фестивале лауреатлары. Килгән җырларның барысы диярлек югары дәрәҗәдә. Быел Казан дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният институты укучылары, Әлмәт, Башкортстан, Оренбургтан да катнашучыларыбыз  актив. Әлеге бәйгене Рәшит Ваһаповның 115-еллыгына багышладык. Лауреатлар 16 май Ваһапов һәйкәле янында чыгыш ясаячак. Гала-концерт әлегә күчерелеп тора, – диде Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов.

Ваһапов фестивалендә жюри әгъзалары һәркем белә торган, танылган шәхесләр булды. Жюри рәисе вазифасын Илһам Шакиров үтәгән вакытларны гына алыйк. Быел жюри рәисе итеп, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты Рәшит Кәлимуллин билгеләнгән.

– Бу бәйгедә төрле милләт вәкилләре катнаша. Беренче тапкыр жюри рәисе булганда, бу чараның зурлыгы турында гел уйламаган идем. Кемдер бик яхшы җырлый, әмма аның сәхнә культурасы юк. Һәркем сәнгатькә җаваплы карарга тиеш, – ди ул.

Шунысы кызык: быел конкурста укучылары катнашкан остазларны жюри әгъзалары рәтенә кертмәгәннәр икән. Ярый соң, гаделлек беркайчан да ким түгел.

Беренче бәйгедә чыгыш ясаган  Рөстәм Асаевны жюри рәтендә күрүгә шатланып куйдым. Ул да бит кайчандыр шушы юлны үткән, катнашучыларның хәлен аннан да яхшы аңлаучы юктыр. Рифат Фәттахов хәтирәләр белән бүлешеп китте: “Рөстәмнең чыгышы идеаль түгел иде. Аның тамак төбе авыртып торган. Шул вакытта нәкъ Илһам абый Шакиров: “Бу егеткә игътибар итик. Эчке тоемлавым көчле”, – дигәне әле дә исемдә”, – диде ул.

– Мин үземне жюри да, катнашучы булып та хис иттем. Тамак шешкән вакытлар иң җаваплы чараларга туры килә бит. Юри диярсең. Миңа игътибар иткәнегез өчен рәхмәт. Бу фестивальгә килде-киттеле репертуар белән катнашып булмый шул, – дип искәртте Рөстәм Асаев.

Жюри әгъзалары җырларны баян яки фортепианого башкарырга сорадылар. Аранжировка башкаручыны кысаларга кертә, тамашачыга ачылырга ирек бирмәскә мөмкин, диделәр. Ваһапов фестиваленең гала-концертында җырлар оркестр тавышына башкарыла. Чуар-чуар аранжировкалар аерылып торачак, әлбәттә. Коцертны гына кичектереп торырга туры килгән. Иртәгә финалистлар билгеле булачак. Көтәсе инде.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading