Китап авторы өчен бала кебек үк кадерле, газиз. Аңа автор җанының бер кисәкчеге салынган. Шуңа да аның дөнья күрүе, тууы автор - әни өчен әйтеп бетермәслек зур шатлык. Китаплар арасында берьюлы берничә авторны сөендерә торганнары да була.
Скопировать ссылку

Ә менә күптән түгел генә Татарстан китап нәшрияты табасыннан шундый китап төште. "Полотенце в семь цветов" дип аталган әлеге җыентыкка балалар өчен язучы шагыйрьләрнең шигырьләре тупланып бирелгән. Үзе дә танылган балалар шагыйре, шактый китаплар авторы Борис Вайнер тәрҗемәсендә. Аз да түгел, күп тә түгел, төп-төгәл 20 автор. Бөек Тукайдан, батыр Җәлилдән башлап, классикларыбыз Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллинга кадәр. Ханәфи Бадигый, Хәйдәр Гайнетдинов, Рөстәм Мингалим һәм бүген балалар шигърияте арбасын җигелеп тартучы: Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, Нәкыйп Каштанов, Ленар Шәех, Эльмира Шәрифуллина, Рафис Корбан шигырьләре дә урысча сөйләшкән әлеге китапта.
Комментарийлар