16+

Күренекле татар шагыйре Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары билгеле

Алар арасында танылган шагыйрә, «Шәһри Казан» газетасының журналисты Йолдыз Шәрапова да бар.

Күренекле татар шагыйре Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары билгеле

Алар арасында танылган шагыйрә, «Шәһри Казан» газетасының журналисты Йолдыз Шәрапова да бар.

Саҗидә Сөләйманова – татар әдәбиятында якты эз калдырган күренекле татар шагыйре, Әлмәттә яшәп иҗат иткән. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия Татарстан Язучылар берлеге тәкъдиме белән «Татнефть» компаниясе тарафыннан гамәлгә куелган. 

Татарстан Милли китапханәсендә әдәби премия лауреатлары Саҗидә Сөләйманованы бүләкләү тантанасы узды. Узган елларда чара Әлмәттә уздырылган, Казанда ул беренче тапкыр үткәрелә, дип хәбәр итә ТНВ телеканалының «Татарстан Яңалыклары».

Быелгы лауреатлар: шагыйрә Алия Кәримова «Йөрәк кошлары» җыентыгы шигырьләрен тәрҗемә иткән өчен,  Минзифә Әхмәтшина —  «Иңнәремдә ак җилкән» шигырьләр җыентыгы өчен, Йолдыз Шәрапова "Китаплы кич" дип аталган балалар өчен шигырьләр җыентыгы өчен бүләккә лаек булды. Беренче тапкыр барлык лауреатларга 150 мең сум күләмендә премия тапшырылды.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр кысаларында махсус бүләкләре:
 Гөлнур Айзәтуллова, "Баллы кирпеч" повестьлар һәм тарихи хикәяләр җыентыгы өчен;
 Илдус Диндаров, "Торна күзе" повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы өчен;
Ольга Овчинникова, "Зеленый еж" балалар өчен шигырьләр һәм әкиятләр җыентыгы өчен.

Тантанага Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре, Казан, Чаллы, Әлмәт, республиканың көньяк-көнчыгышындагы башка шәһәрләрнең иҗади интеллигенциясе чакырылган иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Йолдыз өчен бик сөенәбез. Тагын да югарырак үрләр яуларга язсын. Балалар өчен, алар укырлык, ятларлык шигырьләр язуы җиңел эш түгел. Бу бүләккә Йолдыз бик тә лаек! Афәрин

    • аватар Без имени

      0

      0

      Йолдыз ханымны зур бүләккә ия булуы белән котлыйм! Аның иҗатын мин үзем дә яратып укыйм. Йолдыз ханымга сәламәтлек, яңадан - яңа иҗат уңышлары телим. Суфия Мостафина

      Мөһим

      loading