16+

Әҗәл кайта, Әҗәл! Равил Шәрәфиев белән!

" Миңа Әҗәлне “җанладырырга” тәкъдим иткәч, алынмаска да исәп бар иде", ди Равил абый. Ә Әлмәндәр ролен кем башкарыр соң?

Әҗәл кайта, Әҗәл! Равил Шәрәфиев белән!

" Миңа Әҗәлне “җанладырырга” тәкъдим иткәч, алынмаска да исәп бар иде", ди Равил абый. Ә Әлмәндәр ролен кем башкарыр соң?

10 майда Камал театрында олылар өчен беренче татар телендә тулы метражлы “Әлдермештән Әлмәндәр” анимацион фильмының премьерасы узачак. 

Мультфильм Туфан Миңнуллин әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакль нигезендә әзерләнгән. Анимацияләштерү өстендә “Татармультфильм” берләшмәсе командасы, шулай ук, Камал театры артистлары эшләде. 

— Бу проектның идеясе инде күптән туган иде, тик чынга ашыру 2023 елга туры килде. Зур команда эшләде. Бер ел эчендә сценарий язылды, рәсемнәр ясалды, алар җанландырылды, тавыш яздырылды, махсус җырлар иҗат ителде. Персонажлар Камал сәхнәсендә утыз елдан артык барган спектакльдән алынса да, жанрга бәйле, алар берникадәр үзгәрешләр дә кичерде. Әҗәлнең үзен Равил абый Шәрәфиев башкаруы да безнең өчен зур шатлык булды, – дип сөйләде “Татармультфильм” студиясе җитәкчесе Азат Ганиев. 

Анимацион фильмның режиссеры – Сергей Киатров, үзе татар телен белмәсә дә, милли рухны саклап калырга тырышкан. Аның сүзләренчә, мультфильмдагы кардлар, сурәтләнеш реаль тормышка якынайтылган. Иҗат командасы Әлдермешнең үзенә барып, авыл белән танышып, фотолар ясап, шушы материалга нигезләнгән.

— Безнең өчен кадрдагы һәр элементның татар мәдәниятен чагылдыруы мөһим. Тамашачы андый әйберләргә бик үтемле һәм сизгер. Фильмны эшләгән вакытта үз өлешен дәүләт җитәкчеләре дә кертте әле. Шулай, берсендә, Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов мультипликацияне карады да, бер койманың төсен яшелгә үзгәртүне сорады, – дип өстәде сценарий язучылар төркемен җитәкләгән Алсу Низамеева.

Алда әйтелгәнчә, төп рольләрне Камал театры артистлары “җанландырды”. Әҗәл ролен тавышландыруга Равил Шәрәфиев алынган. 

— Анимация ясаучылар командасы бик четрекле эш башкарды. Миңа Әҗәлне “җанладырырга” тәкъдим иткәч, алынмаска да исәп бар иде. Үзебезгә анимациягә яраклашырга туры килде. Бу бит спектакль түгел, бөтенләй башка нәрсә. Тик мультфильмда да автор әйтергә теләгән фикер, аның изге ниятләре сакланылды. Әлмәндәрнең оптимизмы, тормыш яратуы спектакльдә дә Әҗәлгә күчә, мультфильм вариантында да бар, – диде Равил Шәрәфиев.

Мультфильмны алга таба зур экраннарга чыгарырга телиләр. Тик, иң элек, “Татармультфильм”лылар, аны халыкара фестивальләрдә күрсәтеп, данлыклы “Әлдермештән Әлмәндәр”нең аудиториясен тагын да киңәйтүне күздә тота. Мультфильмның рус телендәге дубляжын ясау да планнарын да бар, тик ул очракта рольләрне кем башкарыр – анысы әлегә билгесез. Равил абыйга: “Русча яки инглизчә сөйли алыр идегезме?” – дип сорау биргәч, ул: “I don’t speak english,” – дип кенә көлде.

— Азат бу рольне тәкъдим иткәндә, бәлки, Шәүкәт абыйга охшаттырырга теләгәндер. Тик ничек кенә тырышсаң да, аңа охшап булмый. Эш барышында үзгәрешләр дә булды. Мин Шәүкәт абыйны күз алдында тотарга, аңа якынайтырга тырыштым, – дип уртаклашты Әлмәндәрне тавышландырган Эмиль Талипов. 

Анимацион фильмны ясаучылар аны “олылар өчен” дигән яшь чикләренә кертсә дә, режиссер үзе бөтен гаилә белән килеп карарга тәкъдим итә. Аның фикеренә Газраил ролен тавышландырган Илнур Закиров та кушылды. 

— Әгәр дә балаларыбыз заманында үзебез карап үскән спектакльнең мультфильм вариантын күрсәләр, бу инде татар мохитен, мәдәниятен саклап калуда бер зур эш була, – диде ул.

Иҗат командасы анимацион фильмны Камалның зур сәхнәсендә карап калырга чакыра, чөнки аның зур экраннарга кайчан чыгуы әлегә билгесез. Премьерага килүчеләрне башка сюрпризлар да көтә, дип вәгъдә итә оештыручылар. Чара кичке 19 сәгатьтә башлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Син Әҗәл әфәндене “җанландырсаңда, җанландырмасаңда”, ул үз вакытында килер, ин шәә АЛЛААҺ!

    Мөһим

    loading