16+

Җәмилә: "7 ел инде хастаханәдә эшлим. Пандемия вакытында 17шәр сәгать ялсыз эшләдем..."

Моннан бер 10-15 ел элек үзенең “Мәхәббәт ятьмәләре”нә уратып алган, Финляндиядә яшәп иҗат итүче милләттәшебез Җәмилә шактый вакыт югалып торды. Ул хәзер яңадан тамашачыларын иҗат җимешләре белән сөендерә башлады. Без дә аның белән элемтәгә кердек.

Җәмилә: "7 ел инде хастаханәдә эшлим. Пандемия вакытында 17шәр сәгать ялсыз эшләдем..."

Моннан бер 10-15 ел элек үзенең “Мәхәббәт ятьмәләре”нә уратып алган, Финляндиядә яшәп иҗат итүче милләттәшебез Җәмилә шактый вакыт югалып торды. Ул хәзер яңадан тамашачыларын иҗат җимешләре белән сөендерә башлады. Без дә аның белән элемтәгә кердек.

-  Җәмилә апа, мин сезне нишләптер гел Финляндия татары, дип уйлый идем. Ялгышканмын...
-  Бу хакта бик сөйләргә яратмыйм. Шулай да кыскача гына әйтеп китим инде. Мин Пермь шәһәрендә тудым. Миңа 5 яшь булганда әниемне үтерделәр. Аннан соң мине 12 яшькә кадәр әниемнең әнисе Фатыйма әбием тәрбияләде. Аннары опекунлыкка әбиемнең туганы Зөһрә апа алды. 

-   Сез гыйнвар аенда гына әниегезгә багышлап җыр чыгардыгыз. Рухы шат булсын! Шундый зур паузадан соң ник кире шоу-бизнеска кайтырга булдыгыз?
-   Иң башта әйтим әле, мин шоу-бизнеска түгел, ә иҗатка кайттым. Бик сагындырган, иҗат итмичә яши алмыйм. Тиздән яңа клибым чыгачак. Анда шул 10 еллык паузам да күренәчәк, сезнең сорауларга җавап та булачак. Ә моңарчы минем иҗатка вакытым калмады, чөнки ирем белән аерылышырга туры килде. Мин фин татарына кияүгә чыгып, Финляндиягә килеп эләктем. Матур гына 20 ел яшәдек. Ләкин тормышта төрле хәлләр була... Әйе, башта балалар белән ялгыз калу бик авыр булды. Мин шәфкать туташына укырга кердем. Балаларны күтәрергә тырыштым. 7 ел инде хастаханәдә эшлим. Пандемия вакытында 17шәр сәгать ялсыз эшләдем. 

-    Хәзер сез ялгыз түгел, иҗат дәрте дә кире кайткан.
-    Әйе, ел ярым инде Ринат Бакиров белән яшим. Ул танылган композитор Рафаэль Бакировның улы. Ринат – мультиталант, шәп гитарист. Моңарчы танылган Мәскәү, Италия җырчылары белән эшләде. Консерваториядә укытты.

-    Татар эстрадасын күзәтәсез, димәк?
-    Юк, бөтенләй тыңламыйм, диярлек. Менә күптән түгел инстаграмда үз аккаунтымны булдырдым. Анда ара-тирә җырчылар күренә. Ләкин тыңларлык кеше юк. Әгәр җыр 6 секунд эчендә ошамый икән, тыңлап та тормыйм. Менә Илнар Шарафутдиновны тыңлыйм. Аның белән җыр да яздырдык, озакламый клип та чыга. Айдар Рәкыйпов иҗатын күзәтәм. Хатын-кызлардан Мәликәне бик яратам. Ләкин татар халкы ни өчендер аның кадерен белмәде. Опера җырчысы Эльза Исламованы хөрмәт итеп тыңлыйм, Гүзәл Уразованың тавышы ошый. Саидәне тыңлавы рәхәт. Аның тавышы чиста, чишмә кебек. Бозылмаган, начарлыклар күрмәгән тавыш. 

-    Шулай да, Җәмилә апа, татар тамашачысы сезне ярата, хөрмәт итә, сагына, дип уйлыйм...
-    Яратучылары да бар. Бик күп матур эчтәлекле хатлар алам. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дия иде әбием. Бердәм булыйк. Бер-беребезгә матур сүзләр генә әйтеп яшәсәк иде. Бәлки тормышларыбыз да матурланыр иде. 

Җырчы Җәмилә белән әңгәмәне тулысынча "ШК"ның алдагы саннарында укырга мөмкин!

Динара Миннекаева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading