16+

Милли китапханәдә тормыш кайный

Милли китапханәнең матурлыгына сокланып кайттым әле. Китапханә директоры урынбасары Ирек Габделхәй улы Һадиевка рәхмәт, безгә тулы экскурсия ясап чыкты.

Милли китапханәдә  тормыш кайный

Милли китапханәнең матурлыгына сокланып кайттым әле. Китапханә директоры урынбасары Ирек Габделхәй улы Һадиевка рәхмәт, безгә тулы экскурсия ясап чыкты.

Мондагы пөхтәлек, матурлык... Тулы бер китап мәгарәсе, комплекслы ял итү урыны булган бу. Көн уртасы булуга карамастан, кеше өзелми, теләсәң китап укы, теләсәң компьютер артында интернет челтәрендә яңалыклар белән таныш. Татар әдәбиятының үз урыны, дөнья әдәбиятының үз дәрьясы бар монда. Ял көннәрендә балалар белән кая барыйм икән дип аптырап йөрисе түгел, балалар әдәбияты тезелгән бүлеккә кереп китап укыйсы, һәр китапны «иснәп» карау мөмкинлеге бар. Бу китапларны тәртиптә тоту китапханә хезмәткәрләреннән дә зур җаваплылык сорый торгандыр. Көненә уртача мең ярымнан алып  ике меңгә кадәр кеше була икән. Димәк: «Кеше хәзер китап укымый, интернетка күчеп бара», – дисәләр дә, китапның үз укучысы бар һәм булачак.

Илдар Габидуллин

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading