16+

Мөселман киносы голливуд фильмнарыннан кешелеклеге белән аерыла

Казанда XIX Казан Халыкара Мөселман киносы фестивале башланып китте. Ул 5-9 сентябрь көннәрендә берничә мәйданчыкта үз эшен алып барачак.

Мөселман киносы голливуд фильмнарыннан кешелеклеге белән аерыла

Казанда XIX Казан Халыкара Мөселман киносы фестивале башланып китте. Ул 5-9 сентябрь көннәрендә берничә мәйданчыкта үз эшен алып барачак.

Фестивальнең конкурс программасында 21 илдән 52 фильм катнашачак. Гомумән, быел бәйгегә 44 илдән 712 гариза кергән. Бәйге фильмнары арасында тулы метражлы уен фильмнары, тулы метражлы документаль фильмнар,  милли кино буенча да фильмнар күрсәтеләчәк.

Казан кинофестивален яратучылар Корстон, Кремль һәм "Мир" кинотеатрларында төрле илләрдә төшерелгән киноларны карый алачак. Быел оештыручылар вәгъдә итүенчә, кинофестиваль фильмнарын республика кинотеатрларында да карап булачак.

Кичә кич Г.Камал театрында  Халыкара мөселман кинофестиваленең рәсми ачылышы узды. Кызыл каләмнән  Россия һәм чит илдән килгән актерлар, режиссерлар узды. Ачылышта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан премьер-министры Васил Шәйхразиев, быелгы фестивальнең жюри рәисе, Сенегаль режиссеры Мусса Туре катнашты.

— Бәйгегә сайлап алган фильмнарның дәрәжәсе шулкадәр искиткеч зур. Безнең алда авыр сайлау тора. Мине гади тамашачы буларак та гажәпләндергән фильм булды. Әлегә исемен атамыйм. Гомумән, биредә дөньядагы төрле карашлар кисешә. Мөселман киносы голливуд фильмнарыннан кешелеклеге белән аерыла", - дип белдерде жюри рәисе  Мусса Туре.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading