16+

Олег Лоевский: «Камал театрында беркайчан да рус телендә спектакль куелырга тиеш түгел»

Казанда 19 ноябрь көнне башланып киткән VIII «Һөнәр» Бөтенроссия яшьләр режиссурасы фестивале узган атнада «Медея/Коллаж» һәм «Ревизор» спектакле белән тәмамланды.

Олег Лоевский: «Камал театрында беркайчан да рус телендә спектакль куелырга тиеш түгел»

Казанда 19 ноябрь көнне башланып киткән VIII «Һөнәр» Бөтенроссия яшьләр режиссурасы фестивале узган атнада «Медея/Коллаж» һәм «Ревизор» спектакле белән тәмамланды.

Фестиваль Россия буйлап талантлы яшь режиссерларны табарга ярдәм итә. Быел «Һөнәр»гә Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярск, Уфа, Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән яшьләр килде. Татар, рус, башкорт телләрендә 16 спектакль күрсәтелде.

- «Һөнәр» - яшьләргә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге һәм театрга яшь тамашачыны җәлеп итүнең бер чарасы, - диде фестивальнең сәнгать җитәкчесе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.
Спектакльләр Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, Яшь тамашачылар (ТЮЗ), Болак буе яшьләр театрында, Лядской бакчасында, «Угол» иҗат лабораториясендә һәм Ленин исемендәге Мәдәният сараенда барды. Яшьләргә киңәш бирүче белгечләр арасында берничә тапкыр «Алтын битлек» премия иясе Дмитрий Черняков, Латвия һәм Россия режиссеры Адольф Шапиро һәм Екатеринбург яшьләр театры директор урынбасары Олег Лоевский бар иде.
- Режиссер - әйлә­нә-тирә мохитен киңәйтүче, үз аңын үзгәртүче иҗат кешесе булырга тиеш. Бу чара режиссер белән режиссер, режиссер белән балетмейстер, рәссам, композитор әңгәмәсе булды. Кысан чикләрдән чыгарга кирәк. Бәлки киләсе елга режиссер белән сәясәтче, журналист әңгәмәсен ясарбыз, -диде Олег Лоевский.

Ул шулай ук яшь режиссерлар арасында милли үзаңны саклап калу мөһим дип ассызыклады.

- Хакас театрында эшләгән вакытта мин актерларның туган телен ятлаганын күрдем. Бурятлар, башкортлар балалар спектакльләрен дә рус телендә куя. Телнең юкка чыгуы бөтен дөньяда бик зур трагедия. Мин Камал театрында рус телендә спектакльләр куелуга каршы. Бигрәк тә балалар спектакльләре ана телендә барырга тиеш, - диде Олег Лоевский.
Беренче «Һөнәр» фестивале 2009 елда Камал театры һәм Татарстанның Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелгән иде. Фестивальнең төп таләбе - режиссерның беренче спектаклен сәхнәләштергәннән соң биш елдан күбрәк вакыт үтмәскә тиеш. Яшь чикләре 35кә кадәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading