“Барс-рекордс” ҖЧҖен гамәлгә куючы Динә Гәрәева эстрада мәсьәләсен күтәрде. “Татар милләтен саклау җырлар аша да башкарыла. Минемчә, без Мәдәният министрлыгы каршында бердәм продюссерлык үзәге төзергә тиешбез. Татар җырлары, аның сүзләре буенча күп мөрәҗәгатьләр килә. Продюссерлык үзәген булдыру сыйфатны арттыру өчен кирәк. Монда яңа исемнәрне ачу, ягъни яңа композиторлар, шагыйрьләр, аранжировщикларны табу күз алдында тотыла”, – диде Гәрәева.
Президент яшьләргә ярдәм итәргә кирәклеген, әмма аларның иҗатына артык кысылырга да ярамавын ассызыклады. Бу мәсьәләне өйрәнеп, уйлап бетерергә тәкъдим итте.
Очрашуда шулай ук җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, “Татар китабы йорты”ның директоры Айдар Шәйхин, “Юлбасма” китап нәшриятының җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова, Камал театры режиссеры Айдар Җаббаров һ.б. катнашты. Алар да үзләрен борчыган сорауларны Рөстәм Нургали улына җиткерделәр. Президент һәркемне диккать белән тыңлады, министрларга шул мәсьәләләр буенча йөкләмәләр бирде, ярдәм итәргә әзер булуларын белдерде.
Комментарийлар