16+

Рифат СӘЛАХ (шигърият)

Таныш түгел гөлләр Таныш түгел гөлләр - тәрәзләрдә... Күзләремә сагыш ник иңде? Нинди яңгыр тамчылары болай Юешләтә икән битемне? Нинди яңгыр тамчылары болай Күңелемә кадәр тама соң? Тагын нинди гөнаһ? Хаҗга килдем, Гөнаһларым, диеп, калмасын! Таныш түгел гөлләр чәчәк ата... Нинди гөлләр алар, кем белгән? Әллә җанга үткән яңгырларым Ташып...

Рифат СӘЛАХ (шигърият)

Таныш түгел гөлләр Таныш түгел гөлләр - тәрәзләрдә... Күзләремә сагыш ник иңде? Нинди яңгыр тамчылары болай Юешләтә икән битемне? Нинди яңгыр тамчылары болай Күңелемә кадәр тама соң? Тагын нинди гөнаһ? Хаҗга килдем, Гөнаһларым, диеп, калмасын! Таныш түгел гөлләр чәчәк ата... Нинди гөлләр алар, кем белгән? Әллә җанга үткән яңгырларым Ташып...

Таныш түгел гөлләр
Таныш түгел гөлләр - тәрәзләрдә...
Күзләремә сагыш ник иңде?
Нинди яңгыр тамчылары болай
Юешләтә икән битемне?

Нинди яңгыр тамчылары болай
Күңелемә кадәр тама соң?
Тагын нинди гөнаһ?
Хаҗга килдем,
Гөнаһларым, диеп, калмасын!

Таныш түгел гөлләр чәчәк ата...
Нинди гөлләр алар, кем белгән?
Әллә җанга үткән яңгырларым
Ташып чыкты микән күңелдән?

Сорау, сорау...
Ташка үскән гөлдән
Ниләр эзлим икән мин бүген?
Тәрәзәдә таныш түгел гөлләр,
Таныш түгел миңа... күңелем!

Илче
Сагышларны сагынган идең,
Нигә килми бүген кайтасың?
Җибәрергә телисең бугай,
Җилтерәтеп тормыш якасын.
Син җиңеллек эзләп ялгыштың,
Авырлыкка бүген түзәмсең?
Пышылдыйсың әле тын гына:
- Әй язмышым, шундый гүзәлсең!

Кайтасың да тагын китәсең,
Сагышларның дусты, ише син.
Азга гына бәхет иленә
Җибәрәләр сагыш илчесен.

Син иртәгә иртә уят, әни!
Разбуди меня завтра рано,
О моя терпеливая мать!
С. Есенин

Син иртәгә иртә уят мине,
Иртүк уят мине, әнием!
Тимер төнле тормыш... Күз йомыла.
Өзгәләнеп беткән бәгырем.

Иртәгә бит яңа нурлар төшәр,
Шул ук кояш, ләкин яңа көн.
Югыйсә мин өлгермичә калам
Каршыларга күңел бәйрәмен.

Йокларга да кем яратмый аны?!
Иркә булып үстем бугай мин.
Күзләремдә гамь сүнсә дә, әни,
Таш йөрәкле кеше булалмыйм.

Син иртәгә иртә уят мине,
Иртә уят, әни, - үтенәм.
Күзләремне йомып качып калам
Бәгыремә үткән бу төннән.

Намазлык
(Этюд)
Көмеш ай нурлары биешә,
Йолдызлар чаткысы чагыла.
Тәүбәгә, тәүбәгә ашыга
Күңеле иң садә чагында.

Ярымай тәрәзә читендә,
Күңелнең очында чаткы бар.
Берничә мизгеллек тынлыктан,
Офыкны ярсытып, таң кубар.

Әллә ни куркыныч та түгел
Күгеңдә кояшсыз килеш тә.
Иманлы илаһи яктылык -
Көмеш ай нурлары биешә.

Мөселман кызы
Син тугач та, әткәң-әнкәң
Ак яулык бүләк иткән -
Син шуңа да кояш кебек
Балкып йөрисең икән.
Күз карасы итеп карап
Үстергән алар сине.
Яулыгыңның, күлмәгеңнең
Җилфердәве дә серле.

Бала булсаң, син асылташ,
Үсеп җиткәч - зур байлык.
Синең кебек гүзәлләрне
Беркайдан булмый табып.
Син бит безнең күз карасы,
Син - йолдыз ул һәр төштә.
Яннарыңда сакта тора
Гаскәр-гаскәр фәрештә.

Курыкма син бернидән дә,
Аллаһтан гына курык.
Балкы әле бар дөньяга,
Исламның нуры булып.
Син янымнан үткән чакта,
Йөрәгем дөрләп яна.
Сиңа гашыйк булган саен,
Җаным сафланып кала.

Иманың бөркелеп тора
Һәр кигән киемеңнән.
Төшемдә дә, өнемдә дә
Китмисең күңелемнән.
Патшалар да, дәрвишләр дә
Баш ия синең алда.
Чын мөселман кызы гына
Бәхетле була ала!

Ела!..
Кил, Коръәнгә башың куеп ела...
Ела, әгәр укый алмасаң.
Син дөньяда балкып яшәр идең,
Нигә яшәгәнең аңласаң!

Син бу җирдә хәсрәт күрмәс идең,
Уең булмас иде дөньяда.
Синең әле ихлас хисләрең дә
Йокысыннан гына уяна.
Бер Аллаһка ихлас булып була!..
Сөйләмәссең сөйгән ярга да.
Коръән мәкамендә күңелеңдә
Мәңге яшәр иман ярала.

Син елыйсың,
Һәр минутың саен
Җаның әрни, елый ул һаман.
Син ышанма йөрәгеңә генә,
Ул тибүдән күптән туктаган.

Син ышанма: гомер озынлыгы
Җитмәскә дә мөмкин иманга.
Син елап кал, таплы күңелеңдә
Якты хисләр генә булганда.

Син елап кал, юкса бер көн син дә
Елый алмас көнгә калырсың.
Син беләсең нидер көткәнлеген...
Ә Аллаһың белә барысын!

Мәккәдә
(Диптих)
1
Бу дөньяда яшәү гел башкача -
Шөкер итеп үтә һәр көнең.
Һәр адымың бәрәкәтле монда,
Һәр адымың тулы бәхетең.

Һәрбер кичең Коръән мәкамендә,
Һәрбер төнең синең намазлы.
Очратмыйсың монда дөньясына
Нәфрәт белән тулган карашны.

Һәрбер агач монда зекер кыла -
Телең белән бер сүз әйтмә дә.
Күңелләрдә йөргән изге хисләр,
Ачылмаган серләр Мәккәдә!
2
Урамнары тулган айдан якты,
Сукмакларын чиккән гөл белән.
Бар да гади, ләкин таныш түгел
Хис-тойгылар ташый күңелдән.

Бар да гади кебек. Артык гади
Изге җирдә, диләр ләбаса.
Изгелеккә ышанмас та идек,
Бөтен нәрсә гади булмаса.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading