– Әни дә бераз уйный белә иде. Хромкада уйнарга үзем өйрәндем. Ул чакта хәтәр итеп Рафинадлар (Рафинад Сәлахов) уйный иде. Алардан күреп өйрәнеп киттем. Апа баян сатып алган иде, үзе өйрәнә алмады. Баянда да уйнарга өйрәндем. Саба укыганда музыка мәктәбенә яшең узган инде диделәр. Ә менә мәдәният йортында Флорид мине нотага өйрәтте, шуннан нота танып калдым. “Тамчы гөл”гә кадәр ансатрак әсәрләр язгаладым. 10 сыйныфны бетергәч, консерваториягә укырга керәм, композитор булам дип хыялланам. Анда Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар минем Килдебәктәге Фәрит абыйның хатынының туганнары иде. Хөснулла абыйга бардым, ул элеккеге фронтовик. Ул анда керер өчен музыка мәктәбен, музыка училищесын бетерергә кирәк. Анда да районнан килгән балаларны алмыйлар. Теләсәң, җырчылар бүлегенә керә аласың, диде.
Шигырь язу, шагыйрь булу теләге кечкенәдән көчле була Рөстәм абыйның. Әмма балалык мавыгуларын апасы Лена гына өнәп бетерми.
– Мөхәммәт Мәһдиев минем әни белән икетуган. Мөхәммәт абыйның әтисе Сөнгатулла белән минем әби Гайниҗамал бертуган. Ул вакытта Мөхәммәт абый университетта укыта. Апа әйтә: “Энем, авылым-әнием дип, такмак чыгаручы мокытлар синнән башка да бик күп. Төзелешкә кер, баш өстеңдә түбәң булыр, диде. Апаның сүзен тыңлап, төзелеш институтына барып кердем. 2 курста укыганда баянда уйнап йөрим, көйләр чыгару уйда да юк иде, – дип сөйли Рөстәм Зарипов җырларының туу тарихын.
Аның сөйләгәнен без сәгатьләр буе тыңлап утырырга әзер идек. Китапханәче Нәсфия Хәмитова белән бергәләп Рөстәм Зариповның “Бүре”, “Алфавит”, “Тамчы гөл” дип атлаган җырларының язылу тарихларын кабат барладык. Аның җырларын бик күп җырчылар башкара. Бигрәк тә Әлфия Авзалова, Салават Фәтхетдинов, Хәмдүнә Тимергалиева, Раяз Фасыйхов башкаруындагылары күпләрнең исендә.
– “Тамчы гөл”нең сүзләре юк, көе бар. Соңрак шигырен язарга да туры килде. Ул җырны Әлфия апа җырлый башлады. Концертка билетыбыз булмаса да, Әлфия апа дустым Мөдәмил белән урын табып утыртты. Халык бик каты кул чапты. Әлфия апа кабат шул ук җырны чыгып җырлады. Аякта чабатаның ремешогы өзелгән, Мөдәмил әйтә: “Хәзер сәхнәгә чакырып чыгарсалар, нишлисең?” – ди. Бәхеткә чыгармадылар, – дип сөйли ул чабаталы чакларын.
Рөстәм абыйны без публицистик әсәрләре аша да яхшы беләбез. Республика матбугатында аның берсеннән-берсе кызыклы язмалары басылып кына тора. Язучылардан беренче булып үзенең блогын булдырган язучы ул. Анда татарча да, русча да язылган әсәрләрен укырга була. Интернетта авторның 350 дән артык публицистик язмаларын, җырларын бик тиз эзләп табып була.
Рөстәм Зарипов белән очрашу үзе бер гомер кебек. Кичәдә моннан 27 ел элек төшергән видеотасмаларны да карап, үткәннәрне искә алдык. Анда да Рөстәм абый мәктәп укучылары янына “Җырлыйк әле” тапшыруында кунакка килгән булган. Аны ул чакта Юлбат урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мәгъфия апа Шәмсетдинова оештырган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар