16+

“Шагыйрьләрнең дә, композиторларның да акча эшләү максаты юк”

Шагыйрьләр, композиторлар һәм җырчылар бер урынга җыелды. “Безнең җыр” иҗат лабораториясе ишекләре янәдән ачылды.

“Шагыйрьләрнең дә, композиторларның да акча эшләү максаты юк”

Шагыйрьләр, композиторлар һәм җырчылар бер урынга җыелды. “Безнең җыр” иҗат лабораториясе ишекләре янәдән ачылды.

Проект «Калеб» җыены тарафыннан Казан Мэриясе һәм ТР Рәисе каршындагы туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздырала.

“Безнең җыр” иҗат лабораториясе беренче тапкыр 2019-2021 елларда узган иде.  Аның нәтиҗәләре буенча 32 өр-яңа җыр тамашачыларга тәкъдим ителде. Чараның төп максаты – сәнгатьнең төрле өлкәләрендә эшләүче яшьләргә уртак иҗади мохит булдыру, шагыйрь, композитор һәм җырчыларны үзара таныштыру, яңа әсәрләр иҗат итү һәм милли җыр фондын тулыландыру. 
– «Калеб» җыенына быел 10 ел тула. “Безнең җыр” – ул җыенның иң югары ноктасы. Әлеге проект аша бөтен куйган максатларыбызга ирештек. Шагыйрьләр, композиторлар, җырчыларны үзара берләштерә алдык. Ике ел иҗат лабораториясе узмады, тик шулай да бу проектта танышкан катнашучылар арасында ныклы иҗади хезмәттәшлек барлыкка килде, – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Быел лабораториядә шагыйрь, композитор, җырчыдан торган 16 команда катнашачак. Иҗат, чыннан да, яңа танушылар сәбәпчесе булсын өчен, оештыручылар “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә катнашучылар арасында җирәбә оештырды. Иң беренче эш итеп, җырчылар командага шагыйрьләрне сайлады. Шагыйрьләр исә композиторлар исемнәрен тартып чыгарды. Ә көй осталары җырның жанры һәм юнәлешен үзара бүлеште. 
– Шобага салып, композиторларга һәм шагыйрьләргә биремнәр өләштек. Иҗат итү җайлырак, төгәлрәк булсын өчен, аны әзрәк кысаларга керттек. Җырчыларның да һөнәри белеме булуы шарт итеп куелды. Гала-концерт бары моңсу җырлардан гына тора алмый бит.  Нәтиҗәдә 16 үзенчәлекле бер-берсенә охшамаган җыр килеп чыгачак, - дип аңлатты проектның җитәкчесе Лилия Гәрәева. 

“Безнең җыр”ның Ваһапов фондының “Яңа татар җыры” бәйгесе белән аваздаш урыннары бар. Икесе дә татар җырлары фондын баету максатын өстен куя. Шулай да мондый проектларга ихтыяҗ зурдан. Иҗат лабораториясе нәтиҗәсендә күп кенә җырчылар үзләренә яңа репертуар туплый алган икән.
– Үткән лабораториядә иҗат ителгән җырларны башкарып торам. Проектта катнашкан җырларның киләчәге булырга тиеш. Без монда иҗат итәр өчен җыелдык. Шагыйрьләрнең дә, композиторларның да акча эшләү максаты юк.  Быелгы иҗат җимешләрен саклап каласым килә, – диде җырчы Илгиз Мөхетдинов. 

Катнашучыларның төп теләге – җырларның гомерләрен озынайту . Гүзәл Сәгыйтова да: “Әйбәт җырлар иҗат итегез”, – дип хәер-фатыйхасын бирде. 
– “Безнең җыр” проектының яңа сезоны башлануга бик шатмын. Узган елны ике композитор Резедә Гарипова һәм Зөлфия Рәүпова белән эшләдем. Зөлфия  белән язган җырыбызны Айгөл Хәйри башкарды, аңа клип та төшерелгән. Икенче җырның тормышын төгәл белмим. Берничә әзер текстым бар, бу проектта аны дуэт итеп башкаруларын теләр идем. Бәлки, яңа шигырь дә язылыр, барысы да командада эшләүчеләрнең таләпләреннән тора. Композитор, җырчылар белән тыгыз элемтәдә тормыйм. Бу проект – аралашу, тәҗрибә уртаклашу чарасы, – диде шагыйрь Фәнил Гыйләҗев. 

Җыр ике ай эчендә иҗат ителергә тиеш. Композитор Эльмир Низамов сүзләренчә, көй бер көндә дә, еллар буе да языла ала. Хәерле сәгатькә генә туры килсен.
 
Командалар:
1. Эльза Исламова, Ләйлә Карлыгач, Зөлфия Рәүпова (соло, ирекле тема, тиз темпта)
2. Артур Исламов, Гөлназ Кошкина, Миләүшә Хәйруллина (дуэт, дуслык, тиз темпта) 
3. Сөмбел Кыямова, Фәнил Гыйләҗев, Лилия Исхакова (соло, татар милләте)
4. Алсу Фәйзуллина, Лилия Гыйбадуллина, Гөлназ Закирова (дуэт, мәхәббәт лирикасы)
5. Айгөл Гардисламова, Булат Ибраһимов, Айдар Ниязов (балалар дуэты, бәйрәм)
6. Илгиз Мөхетдинов, Эльмира Җәлилова, Ләйсән Абдуллина (дуэт, бәйрәм темасы, тиз темпта)
7. Муса Камалов, Рифат Сәлах, Алмаз Әсхәдуллин (соло, Татарстан, тиз темпта)
8. Гүзәл Җиһаншина, Миләүшә Гафурова, Радик Сәлимов (соло, Казан, тиз темпта)
9. Алинә Кәримова, Йолдыз Миңнуллина, Эльмир Низамов (соло, ирекле тема, тиз темпта)
10. Азат Кәримов, Гөлүсә Батталова, Илдар Камалов (балалар дуэты, патриотик, тиз, хәрәкәтчән темпта)
11. Илүсә Хуҗина, Луиза Янсуар, Гөлнара Тимербулатова (соло, мәхәббәт лирикасы)
12. Эльмира Кәлимуллина, Эльвира Һадиева, Ильяс Камал (соло, гаилә, ирекле темп)
13. Алинә Шәрипҗанова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Айдар Абдрахманов (дуэт, балалар, тиз темпта)
14. Илгиз Шәйхрәзиев, Резедә Гобәева, Алсу Сонгатуллина (соло, мәхәббәт лирикасы)
15. Динар Шәрәфетдинов, Ленар Шәех, Лилия Таһирова (дуэт, ирекле тема)
16. Илнур Байназаров, Гүзәл Закирова, Юрий Федоров (дуэт, балалар)
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading