16+

Шигърият

«Иделем акчарлагы» бәйгесе елның елында яшь каләм ияләрен өлкән әдипләребез, остазларыбыз белән очраштырып тора. «Идел»челәр алдагы елларда Гран-при алучы «акчарлаклар»ы хакында да онытмый, иҗат юлына аяк басарга җыенган яңа буынны алар белән дә аралаштырырга мөмкинлек таба. Менә мин дә, 2010 елда Гран-прига лаек булган яшь шагыйрь буларак, быел бәйгегә җыелган...

Шигърият

«Иделем акчарлагы» бәйгесе елның елында яшь каләм ияләрен өлкән әдипләребез, остазларыбыз белән очраштырып тора. «Идел»челәр алдагы елларда Гран-при алучы «акчарлаклар»ы хакында да онытмый, иҗат юлына аяк басарга җыенган яңа буынны алар белән дә аралаштырырга мөмкинлек таба. Менә мин дә, 2010 елда Гран-прига лаек булган яшь шагыйрь буларак, быел бәйгегә җыелган...

Дания НӘГЫЙМУЛЛИНА, 1991 елның 7 маенда Балык Бистәсе районының
Югары Тегермәнлек авылында туган. 2011 - Гран-при иясе

Атласилар нәселеннән без
Нигә, белмим, тынгысызлык борчый,
Ниндидер шом били күптәннән.
Апанаев, Баруди, Максуди
SOS кычкыра кебек үткәннән.

Насыйрины күрәм: ясин чыга,
Әллә инде татар теленә?
Тезләнеп мин кичерүен сорыйм:
«Фатыйхаңны безгә бир генә!»

Рәмиевләр байлыгы да хәтта
Тиңдәш түгел анам теленә!
Акчураның тырышлыгы кирәк
Төшенергә телнең серенә.

Атласилар нәселеннән килдек,
Исхакыйлар - татар юлдашы.
Ышанам мин: инкыйразга иртә,
Бу әлегә чишмә, юл башы.

Лениза ВӘЛИЕВА, 1986 елның 14 июлендә Чаллы шәһәрендә туган. 2011 - беренче урын
Сүз
Исә җилләр, күчә комлар... бетә эз...
Дәрийгъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез!
Дәрдемәнд
Таулар күчәр, комнар китәр, бетәр эз...
Һәрнәрсәнең була чиге - бәхәссез.
Гасырларны кичәр әмма шигъри сүз.
Шагыйрь җаны - киләчәккә баккан күз -
Алдан сизәр дөнья шавын, көн гамен,
Кайсы җилләр җибәргәнен ил ямен.
... Заман башка, имеш...
Ялган! Һаман шул:
Акыл түгел, мәртәбәдә - көчле кул.
Хакыйкать бит һәрвакытта соңара,
Тузан һаман уйган эзләрне сара...
Тик баш имә, зинһар, рухым, сынма, түз!
Тарих төпкеленнән беркөн калкыр Сүз!

Алмаз МАНСУРОВ, 1991 елның 24 маенда Казан шәһәрендә туган. 2011 - икенче урын
Җир үзенчә бүген тәгәри!
Җир бит никтер күчәреннән чыккан,
Ул үзенчә бүген тәгәри!
Тырышабыз төзәтергә аны,
Кырып кына булмый әллә ни.

Безнең омтылыштан көлгән сыман,
Һаман ерагая кояштан.
Кара чоңгылларга дәшә аны,
Шайтан дигән явыз бер куштан.

Соры пәрдә каплый җиребезне,
Көне-төне этләр улыйлар.
Беркатлы без, малны саклаганда,
Җаныбызның нурын урлыйлар.

Шуңа - бушлык. Ыржая да берәү,
Күрсәтә ул алтын тешләрен.
Намусыңа кат-кат акшар сылап,
Яшерә ул кырын эшләрен.
Җир чынлап та күчәреннән чыккан,
Ул үзенчә бүген тәгәри.
Хуҗа түгел кеше үз-үзенә,
Кырып булмый шуңа әллә ни.

Ләйлә ХӘБИБУЛЛИНА, 1993 елның 8 гыйнварында Буа районының Бик-Үти авылында туган. 2011 - өченче урын.
Җавапсыз...
Күңелем тезләнеп каршыңа
баш ия...
Акылым сөюгә җиңелде.
Ә сиңа җиңелдер!
Гел көлеп йөрергә
Җавапсыз бу минем хисләрдән.
Искергән,
Кояшсыз төсләрдән
Мин гарык күптәннән...
Эз калды сагышлы яңгырлар
Ялкынлы йөрәкне үпкәннән.
* * *
Әрнеп-әрнеп куя сизгер йөрәк,
Күңел тулы мөлдерәмә хисләр белән.
Ә мин сине төнге урамнардан
Тын һаваны ерта-ерта эзләп киләм...

Илүсә АРИКЕЕВА, 1995 елның 6 июнендә Саба районы Завод-Нырты авылында туган.
Көлү, үксү
«Карашыңда эреп югаласым килә,
Адашасым килә синең белән...»
Күзем йомып шулай хыялланам,
Аннан килеп, үз-үземнән көләм...

Ах, мин нинди юләр! Беркатлы кыз!
Әкиятләргә һаман ышанам.
Серләремне җилгә сөйлимен дә,
Аннан елап, сиңа бушанам...

Ә син ишетмисең... Серне карак -
Җил еракка алып китә кабат...
Акыл аңлый: онытырга кирәк,
Йөрәк дәшә һаман: Ярат! Ярат!

Лилия САФИНА, 1995 елның 1 декабрендә Нурлат шәһәрендә туган.
Тетә язмыш
Тетә язмыш, йон шикелле тетә,
Берәм-берәм чүбен аласың.
Йон йомгагы сыман тәгәрәтә
Җир шарында адәм баласын.

Тетә дөнья, тетә жәлләмичә,
Аннан бәйләп куя кабага.
Эрли җебен, синең хыялыңда
Чәчәк аткан чакта абага.

Тәгәри дә китә йон йомгагы,
Бәхет юлын каян табасы...
Йомгак сыман тәгәрәтә язмыш,
Җир шарында адәм баласын.

Рәфидә ВАХИТОВА, 1992 елның 17 декабрендә Кукмара районының Бурсык-Елга авылында туган.
Яшьлек
Көнчыгышта шәфәкъ алсулыгы.
Таң нурлары тәрәзәдән суза кулын.
Күз карашым яктылыктан чагылса да,
Күңелемнән шатлык ярсый тулып.
Мине кемдер «кояш байый», - диеп,
Теләгәндер бәлки куркытырга.
Көнчыгыштан кояш чыгып килә -
Иртә аңа тау артына югалырга!

Зилә ГАЛИУЛЛИНА, 1995 елның 24 мартында Арча районының Яңа Кенәр авылында туган.
Азагына таба атлыйм язның...
Якты мизгелләрне искә алып,
Йөрәк яраларын яңартам.
Төссез язымны да буйый сыман
Моңсу төсләр җыйган ихатам.

Төссез язымны да буйый сыман
Синең күзләреңнең яшеле.
Азагына таба атлыйм язның...
Җәй дә җитә инде яшенле.

Азагына таба атлыйм язның.
Син еракта инде - кышымда.
Язларыма кереп, сәлам бирсәң,
Син кычкыра күрмә, пышылда.

Язларыма кереп, сәлам бирсәң,
Артык берни әйтмә, кирәкми.
Ләйсән яңгыр булып, сөю ява.
Хисләр сиңа ни дә, йөрәк ни?

Ләйсән ИСХАКОВА, 1992 елның 2 апрелендә Мамадыш районы Көек-Ерыкса авылында туган.
Аңла
Тамчы-тамчы хатирәләр тама,
Инде күптән үпкәләгән хәтер.
Юксынудан сине күзләр талган,
Сагынудан өзгәләнгән бәгырь.
Ишетмисең... Уйланасың гына,
Дымсу тәрәзләргә карыйсың да...
«Бергә булу безгә язмаган», - дип,
Уфтанасың, чәчең тарыйсың да.
Ә мин дәшмим, ә мин сиңа атлыйм,
Тәлгәш-тәлгәш сагыш арасыннан
Сине юксынганны аңла инде,
Аңла, зинһар, яшьле карашымнан.

Илмира КАМАЕВА, 1992 елның 28 апрелендә Азнакай районы Урманай авылында туган.
Урам буйлап атлыйм тыныч кына...
Кайда, диеп мине сорамагыз,
Мин - бәхетнең өске катында.
Ленар Шәех
Урам буйлап атлыйм тыныч кына...
Миңа сердәш бүген - җилләрдер.
Бәхетемне ерак офыктан да,
Янар таудан да эзләдем.

Миңа дигән бәхет әллә шулай
Еракларга кереп качканмы?!
«Үземнеке», - үрелсәм дә,
Ят тоелды никтер тапканым.

Урам буйлап атлыйм тыныч кына...
Миңа сердәш бүген - җилләрдер.
Янәшәмнән узды Бәхет. Шулчак:
«Синеке», - дип дәште йөрәгем.

Сәйлән САФИНА, 1996 елның 25 гыйнварында Мамадыш шәһәрендә туган.
Болгарым
Туфрагыңның һәрбер бөртегендә
Күз яшьләре, сагыш, моң-зарың...
Изге җирдә халкың дога кыла -
Яңарасың бүген, Болгарым!

Чын хаклыкны синең ташлар күргән,
Телгә килеп, әйтер уйларын.
Кайсы нәселдән мин? Хакыйкатьне
Сөйли алсаң сөйлә, Болгарым.

Вакыт үтеп, бәлки, буталгандыр
Хаклык белән ялган арасы.
Киләчәккә, чын тарихны белеп,
Горурланып килә барасы.
Табигатең ямьле, һавасы саф,
Кошлар җырлый матур җырларын.
Төрки дөньясында йолдыз булып
Мәңге балкы, изге Болгарым!

Сөмбел ӘХМӘТҖАНОВА, 1995 елның 20 октябрендә Мамадыш шәһәрендә туган.
Йомгак
Песи баласы Шаянкай,
Әби йомгагын алып,
Өй буенча уйнап йөри -
Тегендә-монда чабып.

Вакыт узгач, тынып калды -
Тавышы ишетелми.
Песи үзе дә күренми:
Кая югалган, белмим.

Сәке астында күренми,
Юк ул өстәл астында.
Кая киткән Шаяныбыз
Бу вакыт арасында?

Шул чакта җәймә астыннан
Кычкырган тавыш килде:
Шунда икән Шаяныбыз -
Үзен шулай сиздерде.

Тормас иде Шаяныбыз
Безнең күздән югалып -
Алгы, арткы тәпиләре
Беткән җепкә уралып!

Ильяс ГЫЙНИЯТОВ, 2000 елның 22 октябрендә Питрәч районының Шәле авылында туган.
Кышка кадәр түзәм
Мин бит инде бик зур,
Кар бетәсен беләм:
Стаканга салып,
Карны яшереп керәм.
Кайнар җәйгә кадәр
Торсын әле качып.
Кар ашыйсым килгәч,
Ашармын бер ачып.

Барсын кызыктырып,
Мин ашармын тәмләп,
Дусларга да бераз
Каптырырмын жәлләп.

Быел җәйнең җәе
Карны ашау исәп.
Стаканны бик сак
Алдым кулга ипләп.

Вәт могҗиза, хикмәт -
Кардан җилләр искән.
Карым эреп беткән,
Тарзан «суын эчкән».

Мин бит инде бик зур!
Кар бетәсен беләм:
Кар яшереп тормыйм,
Кышка кадәр түзәм.

Исламия ГЫЙЛЬМАНОВА, 1997 елның 24 августында Теләче районының Алан авылында туган.
Актүш
Мин язасы шигырьләрне
Әнием язган инде.
Мин узасы зур юлларны
Әтием узган инде.
Мин үрәсе такыяларны
Әбием үргән инде.
Мин күрәсе зур дөньяны
Бабаем күргән инде.
Авыр гына моңсуланып
Утырам башым кашып,
Мин шулай торган арада
Актүшем чыгып качты.
Әй!
Болай булгач,
Күрәселәр,
Менәселәр,
Керәселәр,
Көләселәр,
Үрәселәр,
Йөриселәр,
Беләселәр,
Бииселәр -
Алда әле!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading