16+

«Шомбай-fest» яратырга өйрәтә

23 сентябрь көнне «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында «Шомбай-fest» I Халыкара курчак театрлары фестивале ачылды.

«Шомбай-fest» яратырга өйрәтә

23 сентябрь көнне «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында «Шомбай-fest» I Халыкара курчак театрлары фестивале ачылды.

Тантананы ТР Мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова ачып җибәрде. «Без бик нык дулкынланабыз. Әлеге бинада эшли бшлавыбызга әле бер генә ел... Фестивальгә иң таләпчән тамашачы җыелган. Бер атна дәвамында без тәҗрибә уртаклашырбыз. Хәзерге вакытта театрны яратырга, аңларга, аның белән яшәргә өйрәтү җиңел түгел. Әлеге театр моның өчен күп хезмәт куя. Тормышта иң кирәкле әйбер акча түгел, ә күңел. Шунысы куандыра: әлеге театрда билетларны сату буенча проблема юк, чөнки алар тиз арада сатылып бетә», - диде ул.
Фестивальгә ни өчен нәкъ менә шундый исем бирелүнең дә үз сере бар икән. Белгәнебезчә, Шомбай - татар фольклорының танылган герое. Аннан соң театр сәнгатендә дә аңа киң урын бирелгән.
Әлеге мәдәни чара РФ һәм чит ил курчак театрлары арасында иҗади элемтәләрне ныгытуны, дөнья курчак театрлары сәнгатенең төрлелеген күрсәтүне күздә тота.
23 сентябрьдән 28енә кадәр дәвам итә торган әлеге чарада 16 театр үз осталыкларын күрсәтәчәк. Программага балалар өчен генә түгел, ә олылар өчен дә куелган спектакльләр кергән. Мәртәбәле жюри составында исә РФ Театр эшлеклеләре берлеге иҗади-оештыру бүлегенең балалар һәм курчак театрлары кабинеты җитәкчесе Ольга Глазунова, Түбән Новгород дәүләт яшь тамашачылар театры режиссеры Виктор Шрайман, УНИМА Россия үзәгенең җаваплы сәркатибе Елена Точилко, Г. Камал исемендәге ТДАТның әдәби-драматик бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге җитәкчесе Рауза Солтанова, ТР Мәдәният министрлыгының һөнәри сәнгать бүлеге башлыгы Зөлфия Салехова бар. Олылар белән беррәттән, спектакльләргә балалар жюрие да бәя бирәчәк.
Фестиваль кунаклары итеп күп кенә сәнгать әһелләре чакырылган. Алар арасында Әзәрбайҗан Республикасыннан Эльчин Гафарлы, Америкадагы милләттәшебез композитор Мәсгудә Шәмсетдинова да бар.
Фестивальне «әкият»леләр башлап җибәрде. Алар Г.Хәеров әсәре буенча куелган «Өч кыз» спектаклен күрсәтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading