2 декабрьдә “Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясендә татар шагыйрьләренең “Сүнмәс Йолдызлыгы” кабынды. Искәндәр Нуриҗанов җитәкчелегендә, яшүсмерләр тамашачыларны татар әдәбияты дөньясы белән таныштырды. Дәрдмәнд, Хәсән Туфан, Һади Такташ, Фатих Кәрим, Муса Җәлил кебек татар әдәбиятында тирән эз калдырган шәхесләрнең тормыш юлы, иҗаты театраль сәхнәдә яңгырады.
Яшүсмерләр тамаша куя
Әлеге тамашының төп режиссеры Искәндәр Нуриҗанов тамашаның премьерасын зарыгып көткән. Ул үзе дә тамашада татар әдәбиятенең күренекле шагыйре Һади Такташ ролен башкарды.
- Беренчедән, татар шагыйрьләренә багышланган, аларның иҗатларын бергә җыйган чаралар бүгенге көндә юк. Театрларда иҗат кешеләренең туган көннәрендә генә мондый чыгышларны күреп була. Репертуарыбыз рус һәм татар телендә куела. Яшьләр, татар классиклары иҗаты белән әдәбият дәресләрендә генә түгел, сәхнәдә барган тамашаны күзәтеп тә таныша ала. Безнең театральләштерелгән чарага яшь буенча чикләүләр юк. Барыгызны да көтеп калабыз!
Актерларның кайберләре өчен “Сүнмәс Йолдызлык”та катнашу - сәхнәдә беренче тәҗрибә булып тора. Кәрим Сөләйманов тамашада Марат ролен башкара. Ул үзенең беренче премьерасы турында фикерләре белән уртаклашты.
- Мин рэпер ролен уйныйм. Бу беренче тәҗрибәм булганга, бик нык дулкынланам. Без татар классикасын хәзерге заманда популяр булган юнәлешләр белән кушабыз. Яраткан шагыйрьләремнең иҗатын тамашачыларга җиткерү - минем өчен иң зур бәхет. Рольгә кергәндә авырлыклар тоймадым, чөнки бу геройда үземә хас сыйфатларны таптым.
Яшьләрнең татар дөньясына оештырган сәяхәте залда утыручы тамашачыларны да битараф калдырмады. Казан шәһәре Киров районының 32 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары татар телен камил белмәсәләр дә, бу тамашаны карагач, татар мәдәниятенә кызыксыну уянуын искәрттеләр. Сәхнәдә яшьләрне күрү укучыларда онытылмаслык хатирәләр калдырды. Ләкин кызганыч як та бар. “Сүнмәс Йолдызлык” тамашасын карарга татар мәктәпләре укучылары килмәгән иде. Театр факультетларында татар группалары оешса да, студентларның күбрәк рус телендә бара торган спектальләрдә катнашуы ачыкланды. Билгеле, татар телендә камил сөйләшүче актерлар табу бүгенге көндә җиңел түгел. Әмма бу татар мәдәнияте белән кызыксыну юк дигән сүз түгел. Арина Севастьянова милләте буенча татар булмаса да, татар теленә гашыйк кеше.
- Мин кечкенәдән “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә катнаштым. Бу конкурста ике телдә дә чыгышлар ясала. Шуңа күрә татар җырларын ишетү, минем күңелдә татар телен өйрәнү теләген уятты. Бүген сәхнәдә чыгыш ясаганда, бик нык дулкынландым. Барлык авазларны да дөрес әйтергә тырыштым. Бу рольне башкарырга мөмкинлек биргән өчен, Искәндәр Нуриҗановка зур рәхмәтемне белдерәм.
Балалар кулларына китап тотып, шагыйрьләребезнең биографиясен өйрәнеп утыра торган вакыт инде үтте. Әлеге тамаша татар әдәбиятен өйрәнүнең альтернатив методы булып тора. Бөек шәхесләр турында мәгълүматны театраль формада күрсәтү яшь буында милләтебезнең үткәненә кызыксыну уята. Классик әсәрләр һәм заманча алымнар симбиозы татар әдәбиятын җәмәгатьчелек игътибарына гади телдә тәкъдим итә. Татар әдәбияты дәресләрен төрләндерү, балаларда татар мәдәниятенә мәхәббәт уяту өчен, “Сүнмәс Йолдызлык” тамашасы – иң яхшы ысул. “Сүнмәс Йолдызлык” музыкаль-шигъри кичәсенә билетларны шулай ук “Пушкин картасы” буенча да алырга мөмкин.
Илгизә Галиуллина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар