16+

Су анасын судан эзләмә икән...

Әгәр белгән булса, юк, дөресрәге, әгәр дә мәгәр Эльвира Ботобаеваны элегрәк күргән булса, танылган Мәскәү скульпторы Владимир Демченко, ике дә уйламыйча, Су анасын ясаганда башка күчергеч эзләп азапланмаган булыр иде.

Су анасын судан эзләмә икән...

Әгәр белгән булса, юк, дөресрәге, әгәр дә мәгәр Эльвира Ботобаеваны элегрәк күргән булса, танылган Мәскәү скульпторы Владимир Демченко, ике дә уйламыйча, Су анасын ясаганда башка күчергеч эзләп азапланмаган булыр иде.

Юкса, күчергеч булып килгән кызларның барлы-юклы чәчләренә «үзеннән ялгап» күпме җәфаланганын бер Алла белә. Тик насыйп китмәс качып: язган булса язга, кушкан булса кышка, диләр бит. Сәгате суга. Казан кафеларының берсеннән җәһәт кенә чыгып киткән җиреннән, үз күзләренә үзе ышанмыйча, кире борылып керә В.Демченко. Эльвираның тезгә кадәр җиткән чәчләрен (124 см!) күргәч, хыялында йөрткән Су анасын күргәндәй булгандыр үзе дә. Шулай итеп: «Сезнең белән танышырга мөмкинме?» - диюдән башка чарасы калмый.
«Сиңа болай да урамда борылып-борылып карый торганнардыр?» - дим Эльвирага. «Башлыча бабайлар игътибар итә. Мактау сүзләрен дә алардан ишетәм. Егетләр якын килергә куркалар», - ди модель булып эшләүче кыз.
Чәчне исә бер үстереп, бер кистереп төрлечә йөртеп караган Эльвира. Хәтта малайлар кебек кыска чәчле чагы да булган.
- Икенче сыйныфтан соң: «Чәчне кис әле», - дип, әнине йөдәтеп бетергәнем истә. Ул чакта карэ модада иде. Кисте. Күңелем шуның кадәр булды. Минекеннән дә килешле чәч юк сыман иде. Актаныш районында яшәүче ерак әбекәем янына Уразайга кайткач, апам: «Абау, кыяфәтең ямьсез. Синең башта нинди «бүрек» ул?» - димәсенме! Әйдә, матур итеп кисәм, ди бу. Кисә торгач, бөтенләй бетеп киткән бит башта чәч. Көзгедән карасам, шундый матур малай карап тора... Әле бер биш ел элек кенә дә билгә кадәр калдырып кискән идем. Тагын үсте. Озын чәч үземә бик ошый. Элек кызлар һәммәсе озын толымнардан йөргән, шул элеккеге гореф-гадәтләребезне кемдер сакларга тиеш бит, - ди Эльвира. Ә озын толым үстерәсе килгән кызларга шампуньны кибетләрдән түгел, даруханәләрдән алырга киңәш итә ул.
Бөтен юанычы шул чәчтер бу кызның дисәгез, ялгышасыз. Әнисе - күп кенә популяр җырлар авторы Гөлсәрвәр кебек шигырьләр дә яза, бер үк вакытта сынлы сәнгать белән дә кызыксына кыз. Күптән түгел «Тауларда таң ату» дигән кечкенә өч картинасын «Шәфкатьлелек» акциясендә сатканнар. Шуның өстенә, нәфис гимнастика, фотога төшерү кебек мавыгулары да берсе артыннан берсе көтеп кенә тора үзен. Әле бит сынчы Владимир Демченкога күчергеч булып утырасы да бар. Тукайның «Су анасы» буенча скульптор композициясен төгәлләгәч, кызның үзенә бер кечкенә генә макет та вәгъдә иткән инде сынчы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading