16+

Татарлар юлга кузгала

16 августта Язучылар берлегенең Тукай клубында Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Татар шигърияте көннәре” экспедициясен озату тантанасы булды.

Татарлар юлга кузгала

16 августта Язучылар берлегенең Тукай клубында Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Татар шигърияте көннәре” экспедициясен озату тантанасы булды.

Экспедициядә катнашучылар 16-23 август көннәрендә Россиянең татарлар күпләп яши торган төбәкләрендә (Казан, Башкортстан Республикасының Туймазы, Стәрлетамак, Күмертау шәһәрләре, Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылы, Самара, Ульяновск, Болгар шәһәрләре) булачаклар. Әлеге чараларда сәнгать әһелләре, язучылар белән очрашулар үткәрү, күргәзмәләр оештыру, татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә өлеш керткән шәхесләрнең рухи мираслары белән уртаклашу, фикер алышулар планлаштырылган.

“Язучы ул, бер карасаң, өстәл артына утырып язарга гына тиеш. Әмма иҗат итәр өчен тәэсоратлар да, укучылар белән очрашу, күзгә-күз карашып аралашу да кирәк. Каләм иясе үзеннән ниләр көткәннәрен, халыктан нәрсә көтәргә икәнлеген белергә тиеш.

Барыбызга да мәгълүм булганча, алда безне җан исәп алу көтә. Милли бөтенлегебезне җимерергә тырышучылар да юк түгел. Бу процесста язучылар алгы сафларда йөреп, тарихыбызны, динебезне, киләчәгебезне аңлатып, үз фикерләрен җиткерергә тиеш. Шушы максатлардан чыгып, әдәби десант оештырырга һәм читтә яшәүче татарлар белән аралашырга булдык,” - ди экспедиция җитәкчесе Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Оештыру комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразиев та бу чараның бик файдалы, кирәкле булуын ассызыклады. Мондый очрашулардан соң чит милләт вәкилләре дә татарлар турында яхшы фикердә калуларын әйтеп узды.

Дания Нәгыйм

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading