16+

Татарстан авылларында концерт күрсәтәләр. Бушка!

Карантин вакытында концерт сөюче халык кире мәдәни тормышка кайтырга, артистларны үз күзләре белән күрергә ашкынды. Бигрәк тә авыл халкына тансык иде бу. Кукмара районы Зур Сәрдек авылы тамашачылары да Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамблен зарыгып көткәннәр, 3 февраль көнне концертны карарга залларны тутырып диярлек килгәннәр иде...

Татарстан авылларында концерт күрсәтәләр. Бушка!

Карантин вакытында концерт сөюче халык кире мәдәни тормышка кайтырга, артистларны үз күзләре белән күрергә ашкынды. Бигрәк тә авыл халкына тансык иде бу. Кукмара районы Зур Сәрдек авылы тамашачылары да Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамблен зарыгып көткәннәр, 3 февраль көнне концертны карарга залларны тутырып диярлек килгәннәр иде...

Без, авылның мәдәният йортына кергәндә, әлеге бинаның агачтан булуына игътибар иттек. Клуб бүгенге көндә дә гөрләтеп эшли, концертлар куелып кына тора. Кукмара муниципаль районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Нуриев безне залга – халык янына озатып керде. 

- Зур Сәрдек авылындагы үзәк мәдәният йортына республикада да тиңнәр юк, - дип башлады ул сүзен. – Алтмыш җиденче елда ачылган мәдәният йорты халыкка хезмәт күрсәтүен дәвам итә. Ә бүгенге концертка килгәндә, бу вакыйга минем эшләү дәверемдә беренче тапкыр. Авыл халкы белән бик зарыгып көттек, дип сөйләде җитәкче. 

Сәхнә артына – артистлар янына узгач, Зур Сәрдек авылының горурлыгы, Татарстанның атказанган артисты, ансамбльнең солисты Фәрит Гафиятуллин белән сөйләшеп алдык. Билгеле, озак сөйләшеп булмады, чөнки ул арада концертка килүче тамашачы артист янына җыелышты: кайберләре «Сыйныфташым» дип күрешсә, өлкәннәр «Безнең күрше бит ул!» – дип авылдашларын кочтылар.

- Шушында туып үскән малай мин. Авылның урта мәктәбендә белем алдым, аннан соң армиядә хезмәт иттем. Ә ансамбльдә егерме елдан артык эшлим инде. Үз авылыңа концерт куюның үзенчәлеге шунда – җаваплылык арта, «Халык ничек кабул итәр икән?» – дигән сорау ныграк борчый. Ә нәтиҗәдә халык җылы кабул итә бездә, Аллага шөкер, ди Фәрит Гафиятуллин.

Чыннан да, сәхнәдә барган тамаша авыл халкын таң калдырды, икенче рәттә утырган балалар да тып-тын гына концертны карый бирделәр. Гадәттә бала елаган яки телефон шалтыраган тавышлар ишетелә бит инде, ә бу концертта бары тик татар халык җырлары, милли көйләр генә ишетелде. Сүз уңаеннан,  Татарстан җыр һәм бию ансамбле «Туган ил» программасы белән килгән иде. Программада төрле вокал-хореография композицияләре, ансамбльнең «Алтын фонды»ннан татар халык җырлары һәм попурри, соңгы берничә елда куелган яңа номерлар кергән. Сәхнәдә шулай ук «Туй» музыкаль-хореография спектакле премьерасыннан да номерлар тәкъдим ителде. Ул ХХ гасыр башының Казан һәм Себер татарларының фольклор-этнографик материалларына нигезләнгән.

Сәхнәгә авылдашлары – Фәрит Гафиятуллин чыккач, тамашачы аны тагын да көчлерәк алкышларга күмде, бик озак вакыт бу алкышлар тынмады, ә артист исә, үзе әйтмешли, зур җаваплылыкны тойды. Тамаша тәмамлангач та заллар бушамады, халык үзара сөйләшеп утырып калды. Чираттагы концертның Кукмара районының Ядегәр авылында, аннан Байлангар авылында буласын кат-кат искәртеп әйттеләр. 

Татарстан җыр һәм бию ансамбле концертка тәмам сусаган халыкны ял иттереп кенә калмады, хәтта уятып та җибәрде кебек. Шәһәрдә концертларга еш йөрергә мөмкин, ә авылда яшәп гомер итүчеләр өчен ул көтеп алынган, озак вакыт сагынып сөйләрлек матур мизгел шул...

Рәфидә Галимҗанова 

Елена Гредюшко фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading