16+

«Тормышны яратучылар» клубы вәкилләре: «Йөрәк һаман 18дә!» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

«Пенсиядә булсак та, йөрәк 18дә», - диләр алар үзләре турында. Актив, сәләтле, тырыш, бердәм пенсионерлар өйдә утырырга яратмый, һәрчак нәрсә беләндер мәшгуль. Өлкән буынның тормышын тагын да кызыклырак, күңеллерәк итү өчен, Казан мэры йөкләмәсе буенча, башкалада «Тормышны яратучылар» клубы оешты. «Тормышны яратучылар» клубы - Озак яшәү бер хәл, кешеләр олыгайгач...

«Тормышны яратучылар» клубы вәкилләре: «Йөрәк һаман 18дә!» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

«Пенсиядә булсак та, йөрәк 18дә», - диләр алар үзләре турында. Актив, сәләтле, тырыш, бердәм пенсионерлар өйдә утырырга яратмый, һәрчак нәрсә беләндер мәшгуль. Өлкән буынның тормышын тагын да кызыклырак, күңеллерәк итү өчен, Казан мэры йөкләмәсе буенча, башкалада «Тормышны яратучылар» клубы оешты. «Тормышны яратучылар» клубы - Озак яшәү бер хәл, кешеләр олыгайгач...

«Пенсиядә булсак та, йөрәк 18дә», - диләр алар үзләре турында. Актив, сәләтле, тырыш, бердәм пенсионерлар өйдә утырырга яратмый, һәрчак нәрсә беләндер мәшгуль. Өлкән буынның тормышын тагын да кызыклырак, күңеллерәк итү өчен, Казан мэры йөкләмәсе буенча, башкалада «Тормышны яратучылар» клубы оешты.

«Тормышны яратучылар» клубы

- Озак яшәү бер хәл, кешеләр олыгайгач та күңелле, актив тормыш белән яшәсеннәр, - ди Казан шәһәре мэры Илсур Метшин.
«Тормышны яратучылар» клубы шәһәрнең һәр районында диярлек эшли. Казан шәһәренең мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов әйтүенчә, моңа кадәр башкалада өлкәннәр өчен эшләп килгән 88 түгәрәк барлык өлкән кешеләрнең дә кызыксынуларын канәгатьләндерә алмый. Биредә Казан пенсионерларының бары бер проценты гына шөгыльләнә ала. Шуңа да, аларга нәрсә кирәген билгеләр өчен, өлкәннәр арасында сораштыру уздырганнар. Мониторинг нәтиҗәсендә, күпләрнең бию, физик культура, рәсем ясау белән шөгыльләнәсе килүе ачыкланган. Кайберәүләр фотога төшерергә өйрәнергә тели, бакчачылык белән кызыксына икән. Шуны күздә тотып, «Тормышны яратучылар» клубы кысаларында, Казанның мәдәният йортларында әлеге темага лекторийлар, түгәрәкләр оештырыла. Проектта «Ленин», «Юность», «Мәскәү», шулай ук Дәрвишләр, Тынычлык бистәсендәге мәдәният йортлары катнаша. «ШК» журналистлары да «Залесный» мәдәният йортында әле яңа гына эшли башлаган «Тормышны яратучылар» клубына юл тотты. Без килгән көнне биредә бию түгәрәге һәм бакчачылык буенча лекция оештырылган иде.

«Залесный» мәдәният йорты мөдире Лилия Садриева әйтүенчә, әлеге бушлай түгәрәкләр өлкәннәр өчен бик файдалы. Алар монда аралаша, дуслар таба, вакытларын күңелле уздыра. «Тормышны яратучылар» клубына кадәр дә мәдәният йортында «Картаямыни соң йөрәк?» клубы эшләп килгән. Клуб 100ләгән өлкән буын кешесен берләштерә. Үзенең ансамбле дә бар. Клубның җитәкчесе Зөләйха Яруллина хөрмәтенә, ансамбльне дә аның исеме белән атаганнар (сәнгать җитәкчесе - Сания Закирова). Ансамбльдә 15ләп пенсионер шөгыльләнә. Күбесе татар халык җырлары, шаян көйләр, кызыклы биюләр башкара. Ай саен «Залесный» мәдәният йортында концерт куялар. Ветераннар советы чакыруы буенча, башка мәдәният йортларында да чыгышлар ясыйлар. Җырчылары, гармунчылары, композиторлары, шагыйрь­ләре дә үзләрендә. Милли киемнәрне дә үзләре тегә. Кыш җиттеме, пенсионерлар җыелышып, яңа елны каршылый, кыш бабай, кар кызы булып киенә, төрле кызыклы уеннар оештыра, күмәкләшеп чана шуарга йөриләр, җәй көне Аккош күле буен гөрләтәләр, Сабан туен бәйрәм итәләр. Бер дә тик торганнары юк клубтагыларның. Бергәләшеп Соль-Илецкка тоз күленә дә баралар, аквапаркта су да коеналар, Тукай эзләре буйлап сәяхәт итәләр, Болгар тыюлыгын да күреп кайтканнар.
Татарстан шәһәрләреннән тыш Волгоград, Түбән Новгород, Әстерхан кебек ерак шәһәрләргә дә теплоходта сәяхәтләргә чыкканнар. Анда да концертлар куеп, Мактау кәгазьләре белән дә бүләкләнгәннәр. «Шәһри Казан» газетасын да яратып укыйлар.

Кавыштыра, дуслаштыра

«Зөләйха» ансамбленә биш ел булган. Инде үз традицияләрен булдырганнар. Әйтик, бер-берсенең юбилей кичәләрен зурлап уздыралар. Хәзер менә солистларның берсе - Рәис абый Гобәйдуллинның 75 яшьлегенә әзерләнәләр. Рәис абый ансамбльдә алыштыргысыз кеше. Җырлар да яза ул, җырлый да, баянда да уйный, агачтан төрле сыннар да ясый, тегә дә, әле менә йөздән артык җыры тупланган китабы табадан төшәргә тора.
Илдус абый Хәлиуллинга 77 яшь тула.
- 50 елдан артык каучук заводында эшләдем. 75 яшемә кадәр беркая да чыкмадым. Сәхнәгә менәрмен дип күз алдына да китерми идем. Хәзер менә «Зөләйха» ансамблендә җыр­лап йөрим. Хатыным: «диван саклап ятма», - дип, үзе мине репетицияләргә чыгарып җибәрә. Үзенә күрә бер юаныч инде ул өлкәннәр өчен оештырылган клублар, - ди Илдус абый.
Мөнирә апа белән Розалия апа, кул чабып торырга гына киләбез, дисәләр дә, ансамбльнең төп тамашачылары. Һәрчак иптәшләре өчен көч, дәрт биреп тора алар. Гомумән, клубта һәркемнең үз урыны. Һәрберсе - үзенчәлекле шәхес. 92 яшьлек Баһрам абыйның җырлавына, 85 яшьлек Нәсимә апаның биюенә сок­ланмый мөмкин түгел.

Бию дигәннән, Казан федераль университеты доценты Анна Шаламованың бакчачылык, язын агачларны ничек итеп дөрес кисү турындагы киңәшләрен тыңлаганнан соң, өлкәннәр бию түгәрәгенә җыелды. «Залесный» мәдәният йортында хореограф Динара Баһрамова әйтүенчә, «Тормышны яратучылар» клубы эшли башлаганнан бирле, пенсионерлар йога белән шөгыльләнергә, һинд биюләренә өйрәнергә киләләр. «Картаямыни соң йөрәк?» клубына йөрүчеләр исә без килгән көнне «чебиләр биюе»н кабатлады. 73 яшьлек Заһретдин абыйның әтәч образына кереп, үз артыннан дүрт «тавыгын» ияртеп биюен күреп, сокланып куйдым. Биредә пенсия­гә чыкканнан соң, өлкәннәр өчен яңа тормыш башланган. Яшьлекләренә кайткан кебек алар, шаярып та алалар, төртмә сүзләре белән шаяртып та алалар. Баксаң, «Картаямыни соң йөрәк?» клубына йөрүче ялгызлар арасында кавышучылар да булган. Рәсим - Флера, Суфия - Рафис, Нурулла - Фагыйлә - әнә шундый яңа никахлашкан парлар. «Йөрәк беркайчан да картаймый», - ди алар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading