16+

Ваһапов фестиваленең 20нче сезоны. Нәрсә көтәргә?

Ваһапов фестивале быел үзенең 20нче сезонына аяк атлый. Әлеге көтеп алынган вакыйга зур гала-концерт белән башлана. Ул 18 сентябрьдә үткәреләчәк.

Ваһапов фестиваленең 20нче сезоны. Нәрсә көтәргә?

Ваһапов фестивале быел үзенең 20нче сезонына аяк атлый. Әлеге көтеп алынган вакыйга зур гала-концерт белән башлана. Ул 18 сентябрьдә үткәреләчәк.

Гала-концертның төп моменты – яңа лауреатларны тәкъдим итү. Мәгълүмат буенча, быел конкурста талантлы яшь җырчылар саны шактый. Шуңа күрә жюри әгъзалары “өметләнеп, шатланып, рухланып” чыккан икән.

- 2023 елның башында безнең финанс проблемалар бар иде. Март аенда конкурсны төгәлләгәндә лауреатларны бүләкләргә мөмкинлек тә булмады. Әмма сәләтле җырчыларны ишеткәч, “безгә бу талантларны кулдан очкындырырга ярамый” дидем. Шуңа күрә проблеманы чишү турында уйландык. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов да читтә калмады. Аңа олы рәхмәтебезне белдерәбез. Россия Федерациясе Мәдәният Министрлыгы да саллы грант – 300 мең бүлеп бирде. Димәк, быел гран-при иясе буш кул белән китмиячәк, - диде Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов. 

Ваһапов фестиваленең гала-концерты җырчыларга да бай. Алар арасында Рөстәм Асаев, Гөлназ Асаева, Руслан Сәйфетдинов һәм “Премьер” төркеме, Илнар Миранов, Рәнис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рөстәм Насыйбуллин, Алмаз Хөсәенов, “Болгар кызлары” төркеме, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, “Казан Нур” оркестры бар. Махсус кунаклар исеме дә билгеле - жюри әгъзасы Зөһрә Шәрифуллина һәм Ташкент җырчысы Феруза Халдарова.

Шулай ук 7 октябрьдә Ваһапов фестивале гала-концерты Ташкентка киләчәк. Әлеге вакыйганың исеме болайрак: “Татар үзбәк концерты”. Моны оештыручылар концертта Үзбәкстан Республикасының милли симфония оркестры булуы белән аңлатты.

Ел дәвамында Ваһапов фестивале концерт белән Мәскәү, Өфә, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Түбән Новгород шәһәрләренә җыена. Киләсе елга концертны Бакуда да үткәрергә исәп икән. 

Ваһапов фестиваленең тагын бер мөһим проектларның берсе – ул “Казанда Шәрык базары”. Бүгенге көндә бу фестиваль – Россиядә көнчыгыш җырчыларын берләштергән бердәнбер масштаблы музыкаль проект итеп санала. Быел ул үзенең масштабы, географик киңлеге белән аерылып торачак. Проектта барлыгы 25 дәүләт вәкиле һәм Россиянең 15 төбәге катнашачак. Казахстаннан хәтта 42 кеше килергә әзер, дип хәбәр итәләр. Әлеге халыкара фестиваль 7 көн дәвамында узачак. Фестиваль кысаларында “Ялла” төркеменең гастрольләре дә булыр дип көтелә. Алар Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә чыгыш ясаячак.

“Казанда Шәрык базары”ның программасына тагын бер яңалык кертәләр - Республика көнен үткәрү. Быел Башкортстан көне уздырырга булганнар. Ул 24 октябрьдә Казанның “Пирамида” күңел-ачу компексында узачак. Фестиваль 27 октябрьдә гала-концерт белән төгәлләнә. Чит илләрдән килгән җырчылар, төркемнәр чыгыш ясаячак. Махсус кунак итеп, “Ялла” төркеменнән тыш, Әзербайдҗан җырчысы Эльбрус Джанмирзоев чакырылган. Татар җырчыларыннан Иркәне сайлаганнар. 

- Беренче адымнарын атлаучы, консерватория һәм бүтән уку йортын тәмамлаучы җырчыларга зур мөмкинлекләр биргән өчен зур рәхмәт. Бу конкурста катнашуым әле дә истә. Бөек җырчылар алдында чыгыш ясадым. Ул вакытта минем Башкортстаннан Казанга яңа күчүем генә идем. Конкурсның кирәкме-юкмы икәнен аңлап та бетермәдем. Әмма хәзер мин ул баскычны үткәнемә бик шат, - ди Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев.

- Үземне афишада күргәч, дулкынланып киттем. Зур артистлар янында чыгыш ясау минем өчен җаваплылык. Хәзер ныклап “Казанда Шәрык базары” фестиваленә әзерләнәбез. Төркемдәгеләргә 9 костюмга заказ бирдек. Алар тиздән ясалып бетәчәк. Бу костюмнар махсус фестиваль өчен тегәләчәк, - ди Татарстан Республикасының атказанган артисты Иркә.

Адилә Илалова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading