Соңгы елларда талантларны барлау йөзеннән җыр конкурслары үткәрү күркәм гадәткә әйләнде. Әле күптән түгел Казан дәүләт федераль университеты һәм Кайбыч муниципаль районы белән берлектә тәүге тапкыр Галия Кайбицкая исемендәге Халыкара җыр конкурсы үтте.
Г.Кайбицкая исеме М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры җырчысы сыйфатында билгеле булса, Г.Камал исемендәге академия театрында ул беренче тапкыр Мәйсәрә, Галиябану рольләрен башкарган артист. Күренекле композитор Салих Сәйдәшев тә аның турында: «Татар сәхнәсендә тагын бер йолдыз кабынды», - дип тикмәгә әйтмәгәндер. Әлеге конкурс та җыр сәнгатендә яңа йолдызлар кабынуга ярдәм итте дисәк, һич ялгыш булмас.
Бу чара уңаеннан, конкурсның жюри рәисе, филология һәм сәнгать институтының сәнгать бүлеге кафедрасы мөдире, профессор Зилия Мөхтәр кызы Яугилдина үз фикерләрен безнең белән дә уртаклашты:
- 2011 елда безнең укытучылар, студентлар Кайбыч районына барып концерт куеп, укучылар белән очрашып кайткан иде. Галия Кайбицкая музеена да кердек. Шуннан соң аның исемендәге конкурс оештыру уе барлыкка килде. Без бу чарага ике ел әзерләндек. Безнең тәкъдимне университет ректоры Илшат Гафуров та яклады. Конкурсны оештыруда профессор Рәгъде Халитов җитәкләгән Идел буе халыкларының сәнгать бүлеге кафедрасы башлап йөри.
Без, кайда музыка уку йортлары барлыгын белешеп, аларга үзебезнең нигезләмәне җибәрдек. Белоруссия, Кытай, Төрекмәнстан, Казахстан кебек илләрдән һәм республикалардан, Россия шәһәрләреннән профессиональ башкаручылар килүе сөендерде. Үзебездәге музыкаль уку йортлары студентлары да бик теләп катнашты. Биредә академик җырлау, татар халык җырларын башкару номинацияләре буенча чыгыш ясадылар. Катнашучылар бары тик үз тавышларына фонограммасыз җырлады.
Чит төбәкләрдән килгән җырчылар арасында Галия Кайбицкая дигән артистның кем икәнен белмәгәннәре дә булырга мөмкин. Шуның өчен конкурс кысаларында Галия Кайбицкая иҗатына багышланган конференция узды. Мәскәүнең Гнессиннар исемендәге училищесыннан килгән педагоглар остаханәләр дә үткәрде. Без катнашучыларга Г.Кайбицкая башкарган җырлар исемлеген тәкъдим иттек. Өчәр җырчы аның репертуарыннан берәр җыр башкарды. Әлеге чарага Галия Кайбицкаяның балалары да чакырылды.
Конкурсның иң зур бүләгенә академик җырлау буенча 15-23 яшьлекләр арасында Казаннан Эльмира Авзалова, 24-36 яшьлекләрдән Регина Вәлиева лаек булды. Халык җырларын башкаруда Орлов өлкәсеннән Наталья Титова Гран-при яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар