16+

Яшь режиссер Азат Садыйков: “Татар теле – кино теле түгел”

Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында «Время кино» кинофорумы бара.

Яшь режиссер Азат Садыйков: “Татар теле – кино теле түгел”

Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында «Время кино» кинофорумы бара.

Форум барышында кичә "Мир" кинотеатрында Татарстанның яшь режиссеры Азат Садыйковның 20 минутлык "Булган бар!" ("дежа вю" сүзен шулай дип тәрҗемә иткәннәр) фильмы күрсәтелде. Төп рольләрдә - Кәрим Тинчурин театры артистлары Наил Шәйхетдинов белән Ирек Хафизов. Шулай ук официантка образында танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрованы, бәдрәфтә китап укучы Әбри Хәбриевне дә күрергә мөмкин. Киноны Голливудта укып кайткан оператор Эльнар Мөхәммәдьяров төшергән.
Азат Садыйков "ШК" сөйләгәнчә, фильмның бюджеты 120 мең сум, режиссер бөтен акчаны үз кесәсеннән чыгарып салган. Төшерү эшендә егермеләп кеше катнашкан.
- Минемчә, татар теле - кино теле түгел, ул театр теле. Табигыйрак килеп чыксын өчен, фильм сценариена русча сүзләр дә кертеп җибәрдек. Бабай роленә берничә кешене күздә тоткан идек, алар арасында Камал театры артисты Ирек Баһман да бар иде, әмма сәламәтлеге аркасында ул катнаша алмады. Ахыр чиктә, бабай роленә Наил Шәйхетдинов ризалашты, - дип сөйләде Азат.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading