16+

Яшь тамашачы театрын яшәтик

 Әйдәгез,  дәвам итеп  карагыз әле...  Кайберәүләр:”Яфраклар саргая!”, -  дияр,  кемнәрдер: “Көннәр суыта башлады”, -  дип өстәр. Алар да хаклы. Ләкин көз җитүнең тагын бер билгесе бар. Театрлар үз сезоннарын ачып:” Хәерле сәгатьтә! -  дип, сагынышкан тамашачылары белән очрашуларын башлый.

Яшь тамашачы театрын яшәтик

 Әйдәгез,  дәвам итеп  карагыз әле...  Кайберәүләр:”Яфраклар саргая!”, -  дияр,  кемнәрдер: “Көннәр суыта башлады”, -  дип өстәр. Алар да хаклы. Ләкин көз җитүнең тагын бер билгесе бар. Театрлар үз сезоннарын ачып:” Хәерле сәгатьтә! -  дип, сагынышкан тамашачылары белән очрашуларын башлый.

Башкалабызның Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры да 2 сентябрьдә 36нчы сезонын башлап җибәрергә әзер.

Бу театрның җитәкчелек дилбегәсен талантлы шагыйрә Луиза Янсуар - Шарова алганнан соң, коллектив репертуарын барлык яшьтәге тамашачылар күңеленә дә хуш килерлек спектакльләр белән баетуны үзенең максаты итеп куйды. Быел да сезоннарын Александр Гринның “Ал җилкәннәр” повестен сәхнәләштереп башларга уйлаганнар (режиссеры - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов). Чиксез Хыял һәм саф Мәхәббәткә дан җырлаучы бу әсәр яшь тамашачы белән театр арасын якынайтыр, хәтта дуслаштырыр  да дип өметләнеп тотынганнар әлеге әсәргә. Хыяллар да, ал җилкәнле сөю дә,  ничектер икенче-өченче планда калган. Беренче урынга комсызлык-ерткычлык чыгарга омтылган безнең заманда театрның әлеге әсәргә тотынуы үзе үк зур кыюлык. Хәтта әйтергә кирәк, зур батырлык. Җитмәсә, әсәр моңарчы бу театрда күрелмәгән форматта тәкъдим ителә. Зал диңгезгә әверелә, электрон музыка һәм табигать тавышлары ярдәмендә тылсымлы мохит тудырыла, тамашачы үзе дә шул вакыйгаларда катнаша башлый.

“Ал җилкәннәр” премьерасында Ассоль (нишләптер аны үзебезчә Асыл дип,  Грейны Гәрәй дип әйтәсе килә) ролен башкаручы Ләйсән Боьшова да үз ролен бик яраткан. Холыкларында шактый охшаш яклар да тапкан. “Лирик героиняны беренче тапкыр уйнавым”, -   ди ул сөенечен һәм  шул ук вакытта дулкынлануын яшермичә.

Үткән юбилей сезоны булган -  утыз бишенче.  Юбилейда, гадәттә, узган эшләргә йомгак ясап нәтиҗә чыгарыла. Коллектив аны яраткан тамашачысы белән бергә ясаган. “Ромео һәм Джульетта”, Рөстәм маҗаралары “ спектакльләре үткән сезонның зур уңышлары.  Быелгысы сезон да юбилейларга бай. Күп кенә артистлар: Лилия Низамиева, Гөлнара Фазылҗанова, Фәнис Кәлимуллин  үзләренең  ярты гасырлык гомер бәйрәмнәрен билгеләргә әзерләнә.  Шул исәптән театрның баш режиссеры  Ренат Әюпов та юбилей хөрмәтенә мюзикл әзерли. Барыйк,  күрик,  котлыйк!

 Бу театр киләчәктә дә яхшы драматурглар әйбәт әсәрләр тудырсын өчен дип тә тырыша. Шул максаттан “КАРАШ”инсценировка  мәктәбен оештырып җибәргән. 17 катнашучы танылган драматург Анастасия Букреева мәктәбен уңышлы үтеп, татар әдәбияты буенча тәкъдим ителгән әсәрләрдән күңелләренә хуш килгәнен сайлап алып эшкә керешкәннәр.

Сезон башлану белән гастрольләр  дә башлана. Узган ел “Зур гастрольләр" кысаларында  Севастопольгә барып кайткан булсалар, Быел кырымлыларны үзләре кабул итәргә җыеналар.  Сентябрь урталарында театрга Салават дәүләт башкорт театры өч спектакль алып киләчәк. Шунысы сөенечле,  берсенең режиссеры  үзебезнең Ренат Әюпов. Мең тапкыр, үзебезнең  яшь тамашачы театрын яшәтик. Ул яшәсә башка  милли театрларыбыз  да исән - сау, озын гомерле булыр. Иншаллаһ!
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading