16+

«Язмышына баш имәгән хатын – ул Мөхлисә булып калыкты...»

Узган шимбәдә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллинаны мәдәният министры Айрат Сибагатуллин тәбрикләде һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләде.

«Язмышына баш имәгән хатын – ул Мөхлисә булып калыкты...»

Узган шимбәдә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллинаны мәдәният министры Айрат Сибагатуллин тәбрикләде һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләде.

Кичен артистның иҗат кичәсе Камал театры егетләренең аңа экран аша мәхәббәт хисләрен аңлатуларыннан башланып китте. Дания Нуруллина уйнаган спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде. Юбилярга Россия театр әһелләре берлеге рәисе Александр Калягиннан, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров­тан, Татарстанның Россия­дәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшиннан, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевтән котлау телеграммалары килеп иреште. Франциядә яшәүче татарлар да аңа видеокотлау җибәргән. Шулай ук Башкортстан һәм үзебезнең республика театр­лары, хезмәттәшләре ихлас тәбрикләделәр.

Халык шагыйре Ркаил Зәйдулла исә, үзе язган «Үлеп яратты» әсәре буенча куелган спектакльдә уйнаган артист буларак, Дания Нуруллинага котлауларын шигырь юллары аша җиткерде.
...Үз кайгысын төйнәп йөрәгенә
Сискәндереп соң кат халыкны
Язмышына баш имәгән хатын
Ул Мөхлисә булып калыкты...


Кичәгә килгән тамашачы Дания Нуруллинаның тормыш һәм иҗат юлына багышланып яңа гына дөнья күргән китап (төзүчесе - Люция Хәбибуллина) белән дә танышты. «Гомерем агышлары» дигән әлеге җыентыкта артист турында язучылар, журналистлар, театр белгечләренең язмалары урын алган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading