Яңа басылып чыккан җыйнак җыентыкларга әйләнеп кайтсак, шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының бүлек редакторы Газинур Морат: “Бу китаплар – әлеге форматның бисмилласы. Үзләре юка күренсәләр дә, эчләре калын булсын,” - дип фатихасын бирде.
Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, бу сериягә башта ун яшь шагыйрьнең иҗат җимешләрен кертергә уйлаган булганнар, ләкин биш автордан гына башлап җибәрергә туры килгән. Киләчәктә дә бу эш туктатылмаячак, мондый форматтагы китаплар чыгып торачак дип ышандырды ул.
Комментарийлар