Уңышларының тагын бер сере бар. Дәресләре ясалма түгел аның. Ул укучысы белсен, өйрәнсен өчен бар җанын да бирергә әзер. Быел бер кызык хәл дә булган әле. Беренчеләрдә ачык дәрес бирә. Сыйныф тулы укытучы. Биектау телевидениесе дә килгән. Бер малайдан: “Син балык тотарга яратасыңмы?” – дип сорагач, бала күзен дә йоммый: “Белмим, балык тотып караганым юк,” – дип җавап бирә. Барысы да көлә башлый. Берәр укытучы булса, малайның җавабын алдан әзерләп куйган булыр, йә мондый җавап өчен бераз булса да ачуланыр иде. Ә Резеда Илгиз кызы киресенчә, укучысын үз сүзләре белән дөрес җәмлә төзегән өчен мактый.
– Балалар ихлас бит алар. Шуңа күрә яратам да аларны, – ди мөгаллимә. – Ә балалар үзләрен яратканны бик тиз сизә һәм ихтирам белән җавап та бирәләр. Сине генә түгел, фәнеңне дә ярата башлыйлар.
Халыкара олимпиадаларда катнашып, җиңү яулаган Әдиләнең бик тә Резеда апасы кебек укытучы буласы килгән. Ләкин җыр сәнгате күбрәк тарткан, бүген кыз Казан музыка көллиятенең 1нче курсын тәмамлаган. “Резеда Илгизовнага рәхмәтем чиксез. Ул туган телемне тирәнтен өйөрәтте. Хәзер көллияттә рәхәтләнеп татарча арияләр башкарам. Татар теле үзе дә җырлап тора бит ул!” –ди кыз һөнәр сайлавын яраткан фәне белән бәйләп аңлатып.
Үзме, үгиме?
Болары 35 елллык стажы булган мөгаллимнең сөенечләре булса, төн йокыларын качырган уйлары да күп аның. Бүгенге ата-ананың үз туган телләренә мөнәсәбәте ул. Әйтик, нигә бер татар теле генә гариза язып укытылырга тиеш әле?! Башка фәннәрне сайлап алу юк бит. “Балама өйрәнүе авыр”, – дигәннәрен дә бик аңлап бетерә алмый ул. “Инглиз теле дә җиңел түгел. Ләкин бер генә әти-әнинең дә: “Балама авыр, өйрәнмәсен әле”, – дип килгәне юк. Ә туган телләре булган татар теленә ничек тә ярый. Баласы укыйм, өйрәнәм дип тора. Әнисенең сабыеның үз телен белүеннән коты очкан. Моны аңларга авыр, бөтенләй мантыйкка сыймый бу, – ди ул.
Бүген Резеда Илгиз кызы инде кайчандыр үзе укытып чыгарган укучыларының да балаларын укыта башлаган. “Менә монысы аның барлык дәүләт бүләкләренә караганда зуррак”, ди ул. Әйе, беренчедән, ул балаларда укыткан чакта туган телгә шундый зур мәхәббәт тәрбияли алган. Алар үз чиратларында ата-ана булгач, ул мәхәббәттән үз сабыйларына да өлеш чыгарганнар. Чын мәгънәсендә буыннар бәйләнеше килеп чыккан.
Күптән түгел Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның туган телебез татар теленә карата акыллы фикерләрен ишетү 41 еллык хезмәт стажы, шуның 35 елы мөгаллимлектә һәм 27 елы 1нче мәктәптә узган укытучының күңеленә яңа дәрт-көч өстәгән. Узган дистә елларны чигереп, яшьлегенә кире кайткандай, иңендә канатлар тойгандай булган ул. Укытучы һәр сентябрьдә кабат туа диюләре дөрес, күрәсең. Уку елы азагына да канатларын сындырмый, шул ук шатлык хисләре белән килергә язсын аңа һәм укытучыларның барысына да.
Биектау авылы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар