16+

Балалар бакчаларында баланы карау-тәрбияләү өчен ата-аналар түләве арта

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы балалар бакчасы өчен түләү арту турындагы хәбәргә аңлатма бирде:

Балалар бакчаларында баланы карау-тәрбияләү өчен ата-аналар түләве арта

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы балалар бакчасы өчен түләү арту турындагы хәбәргә аңлатма бирде:

2024 елның 1 гыйнварыннан республиканың балалар бакчаларында баланы карау-тәрбияләү өчен ата-аналар түләве 4 процентка (131 сумнан 149 сумга кадәр) арта. Мондый карар балалар бакчасы эшчәнлеген тәэмин итү чыгымнарының артуы, шул исәптән туклануны оештыру кыйммәтләнү белән бәйле. 

Ата-ана түләве күләме учреждение төренә, эш режимына һәм баланың яшенә бәйле. Мәсәлән, 3-7 яшьлек баланың 10,5 сәгатьлек төркемгә йөртү ата-аналар өчен 3732 сумга төшәчәк. Бүгенге белән чагыштырганда, бу 144 сумга күбрәк. 

Барлык булган ташламалар һәм компенсацияләр саклана. Шулай итеп, федераль законнар нигезендә, инвалид балалар, туберкулез интоксикациясе булган нәниләр, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар бакча өчен түләүдән 100 процентка азат ителә. Татарстанда күп балалы гаиләләр балалар бакчасы өчен 50 процент кына түли.

Моннан тыш, ата-аналар бакча өчен түләнгән акчаның бер өлешен кире кайтарырга хокуклы. Беренче бала өчен түләнгән сумманың 20 проценты, икенче бала өчен - 50 проценты, өченче һәм аннан соңгы балалар өчен 70 проценты компенсацияләнә. 

Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр дәрәҗәсендә 2014 елның 1 гыйнварыннан ата-аналар түләвенең бер өлешенә өстәмә компенсация билгеләнгән, ул гаилә кеременә бәйле. Аны гаиләнең бер әгъзасына туры килгән кереме 20 000 сумнан кимрәк булган барлык гаиләләр алырга хокуклы. Керем азрак булган саен компенсация дә күбрәк. 

2020 елның 1 гыйнварыннан керемнәре бер кешегә яшәү минимумыннан артмаган күпбалалы гаиләләр өчен ата-ана түләве чыгымнары 100 процентка компенсацияләнә.  

Шулай ук ата-аналары махсус хәрби операциядә катнашкан балалар бакчага бушлай йөри.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading