Әлбәттә, барлык вузлар да ятимнәргә ташлама бүлеп бирә. Шулай ук сезне соңыннан эшкә кабул итәчәк оешмага яки җирле министрлыкта максатчан юнәлеш алып укырга мөмкин. Соңгы вакытта иң ышанычлы ысул булып вуз үткәргән олимпиадаларында катнашу тора икән. Аларның бер өлеше башланган инде, әмма сайлап алу этабы гыйнвар-февраль айларында дәвам итәчәк. Әмма ни генә булса да, БДИны барыбер тапшырырга туры киләчәк. Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын профильле юнәлешләргә югары уку йортлары укырга керү сынауларыннан башка гына алалар.
Рейтингта иң көчле югары уку йортлары күп булган төбәкләр арасында Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала Татарстан Республикасы, Мәскәү, Томск, Ростов, Воронеж өлкәләре бар.
Сүз уңаеннан. Быел БДИга имтихан тапшыру тәҗрибәсе булмаган чыгарылыш сыйныф укучылары киләчәк. Алар коронавирус аркасында төп дәүләт имтиханын тапшырмаган. Шуңа күрә нәтиҗәләр узган елгы чыгарылыш сыйныф укучыларына караганда бераз түбәнрәк булырга мөмкин дигән фаразлар бар.
Комментарийлар