Республикада дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы үтәлеше нәтиҗәләре нинди? Узган атнада Чаллыда ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты белән «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясенең уртак күчмә утырышында шул турыда сөйләштеләр.
Әлеге утырышта ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, шулай ук депутатлар һәм мәгариф хезмәткәрләре катнашты. Иң элек депутатлар 104 нче балалар бакчасында, Г.Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатта, А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицейда һәм «Родник» үзәгендә булдылар. Утырыш исә Чаллы социаль-педагогика технологияләре һәм ресурслары институтында узды. Тел турында сүз барганда әлеге өлкәдәге проблемалар калкып чыкмыйча калмый. ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә: «Программа кабул ителсә дә, аны тормышка ашыру механизмнары тиешенчә эшләнеп җитмәде», - дип билгеләп узды үзенең чыгышында. «Без Конституциябезгә Президентның ике дәүләт телен дә белергә тиешлеге турында язып куйдык. Ә нигә әле Премьер-министр, министрлар, гомумән, дәүләт түрәләре, депутатлар дәүләт телләрен белмәскә һәм кулланмаска тиеш? Бу бернинди мантыйкка да сыймый», - диде ул. «Телләр турында»гы законны үтәмәгән яки бозган өчен штраф каралса да (500дән 1000 сумга кадәр), бу мәсьәлә дә үзгәрешләр сорый. Законны бозу очраклары гел очрап тора бит. Кайбер мәктәпләрдә татар телен укыту сыйфаты да яхшыртуны таләп итә. «Татар теле дәресләренең ничек укытылуын контрольгә аласы иде», - дип мөрәҗәгать итте Р.Вәлиев Э.Фәттаховка.
Утырыш ахырында Разил Вәлиев «Мәгариф турында»гы ТР Законы проектының эшләнеп бетүе турында җиткерде. Ул 2013 елның 1 сентябреннән гамәлгә керергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар