16+

Гәҗит-журналлар укыйк: анда – милли горурлык!

Басма язмаларның кирәклеген, әһәмиятен үз тормышым мисалында күрсәтү, ассызыклау максатыннан, кулыма каләм алдым. Без – китапка, гәҗит-журналга мәхәббәтле булып, даими укып, алар тәрбиясендә үскән бәхетле буын. Укуның кадерен, рәхәтен, тәмен беләбез!

Гәҗит-журналлар укыйк: анда – милли горурлык!

Басма язмаларның кирәклеген, әһәмиятен үз тормышым мисалында күрсәтү, ассызыклау максатыннан, кулыма каләм алдым. Без – китапка, гәҗит-журналга мәхәббәтле булып, даими укып, алар тәрбиясендә үскән бәхетле буын. Укуның кадерен, рәхәтен, тәмен беләбез!

Милли тәрбияне һәм китапларга хөрмәтне, беренче чиратта, гаиләләребез бирә. Әти-әни, әби-бабай үрнәгендә без, балалар да, китап сүзенә сусап, аны яратып үстек, күп укыдык. Әбиебез намазлык өстендә дини китаплар укыса, аны тыңладык. Эш-мәшәкатьләре хәттин ашкан әти-әни гәҗит-журнал укырга да вакыт тапкан, балаларына үрнәк булган. Безне үстергән даирә-тирәлек: авылыбыз, мәктәп, мәчет, клубыбыз, Әтнә төбәгендәге данлыклы “Искра” колхозы алып барган милли-мәдәни сәясәт тә безгә, яшь буынга, игелекле тәрбия биргән. Җыр-моң, бию, театр сәнгатенә мөкиббән булып, халкыбызның гореф-гадәтләрен күңелләребезгә сеңдереп, гомеребез буе аларга тугры калып, чын татар малай-кызлары булып үстек, шәхес буларак формалаштык без.

Шәхсән гаиләм утыз ел удмурт каласында гомер итсә дә, балаларыбызның күңелләренә дә изге татар рухы, моңлы дәрт-дәрманы, кечелекле иманы – иң кирәкле байлык буларак салынган. Алар – әти-әни тәрбиясендә алган милли үзаңлы, тәртипле, әдәпле, иманлы, ана телле шәхесләр...

Ә бүгенге заман балалары милли тәрбия үрнәкләрен гаиләләрендә аламы соң? Ни кызганыч, авыз тутырып, “әйе” дип әйтә алмыйм. Гаиләдә үзара рус телендә аралашу балаларыбызны ана телсез итә. Борынгы заманнардан безнең чорга кадәр килеп җитә алган телебез, рухи байлыгыбыз бик аяныч хәлдә бит, аңлыйсызмы шуны, яшь әти- әниләр?

Балаларның телне белмәвендә гаиләне генә гаепләмәсәк тә, дәүләтнең дә телгә карата сәясәте хәерхаклы булмавын танысак та, бик күп нәрсә үзебездән, гаиләдәге милли караштан, сулыштан, таләп-теләкләрдән, җаваплылыктан тора бит.

...Билгеле, сәләтле балаларны гаилә үстерә, сәләтләренә юл ачып, киләчәк тормышлары белән бәйли. Бакча кысаларында дүрт ел тәрбияләнгән бала өчен, аның бәхетле, максатчан, уңышлы киләчәге өчен без, педагоглар да аз көч куймыйбыз. Бакчабыз ун ел эшли. Төрле бәйрәм, милли чаралар, даими әңгәмәләр аша нарасый күңелендә милли тәрбия орлыклары чәчеп, аның уңышлары өчен тырышабыз. Бакчабыз горурлыгы – милли җанлы әти- әниләребез дә, балаларыбыз да бар. Без аларның тагы да күбрәк булуларын телибез, әти- әниләр белән эшчәнлегебезнең бер төре буларак, аларны да әдәби басмалар белән таныштырабыз, дуслаштырабыз. Басма әдәбият кешеләрнең күңел байлыгын арттыра, үз казаныбызда гына кайнамыйча, республика, хәтта бөтендөнья казаннарында, йөрәккә сары май булып ятучы, милли үзаңыбызны арттыручы, иҗади биеклекләргә омтылдыручы казаннарда кайнарга мөмкинлекләр-офыклар ача. Әйдәгез әле, әти-әниләр, күп итеп гәҗит-журналларга язылыйк, нәсел дәвамчыларыбызга матур китаплар укыйк!

Надия Вәлиева,
Казан, 162нче балалар бакчасы тәрбиячесе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading