“Чума үрдәк, чума каз” җыры:
Чума үрдәк, чума каз,
Агым суны ярата шул, ярата.
Чупырдашып алар суда
Дулкыннарын тарата шул, тарата.
Чума үрдәк, чума каз,
Алар шулай коена шул, коена.
Күк йөзендә алсу кояш –
Аннан нурлар коела шул, коела.
Чума үрдәк, чума каз,
Канатларын кагына шул, кагына.
1 кыз: Син малайларны чакырдыңмы?
2 кыз: Юк әле.
3 кыз: Хәзер Руслан килергә тиеш. Аны әйтеп җибәрербез әле.
2 кыз: Әнә Руслан да килә. (Руслан килеп тәрәзәгә чиертә. Ул бик кечкенә. Аның чалбар балакларын эт талап, ерткалап бетергән. Якында гына эт өргәне дә ишетелә).
1 кыз: Руслан, зинһар, егетләрне чакырып кил әле.
Руслан: Ярый, хәзер.
“Каз канаты” көе ишетелә. Кызлар казларны юып кайтып кмләләр, керәләр. “Каз канаты” җыры:
Каз канаты кат-кат була,
Ир канаты ат була;
Чит җирләрдә бик күп йөрсәң,
Сөйгән ярын ят була.
Каз канаты каурый-каурый,
Хатлар язарга ярый,
Уйнамагач та көлмәгәч,
Бу дөнья нигә ярый.
Каз канаты ап-ак була,
Ир канаты ат була;
Чит җирләрдә йөргән чакта,
Бик сагынган чак була.
3 кыз: Кызлар, егетләргә сатарга икешәр канат алыгыз. Егетләр бусага хакы түләмәсәләр, сөлге белән кыйнарбыз.
1 кыз: Үпкәләп, кайтып китмәсләрме?
3 кыз: Юк, никадәр нык суксан, шулкадәр малайларның күңеле була (Урамнан егетлзрнең гармун уйнап, “Дүдәк-дүдәк” җырлап килгәннәре ишетелә).
1 кыз: Карагыз әле, теге хәчтерүшләр нәрсә дип җырлыйлар:
Тәрәзәдән карыйсыз ла,
Карап кемне таныйсыз?
2 кыз: Карап тилмереп торганчы,
Ник чакырып алмыйсыз?
3 кыз: Масаеп йөрмәгез әле,
Уйлагыз керү ягын.
Ишекне бикләп куярбыз,
Шундый сүз булса тагын.
1 кыз: Егет сиңа ни кирәк?
Егет: Пешкән, симез кыз кирәк!
Юк ла, симез каз кирәк!
Тагын матур кыз кирәк!
2 кыз: Каз казанга төшмәгән,
Бергә: Егет үзе пешмәгән.
1 кыз: Канат сатабыз, канат
Ап-агын сайлап, карап.
2 кыз: Кемгә кирәк – алыгыз,
Барма акча ярыгыз?
Егетләр бергә: Бар, акча җитә!
3 кыз: Канат сатабыз, канат
Яхшысын карап, сайлап!
2 кыз: Егет булсаң, канат ал,
Бер алтын чыгырып сал!
Егетләр: Кыйммәт икән бер алтын!
Канатлары сездә калсын. (Борылалар).
1 кыз: Егет саран булмасын,
Акча жәлләп тормасын!
(Кызлар канатларын сатып биреп, егетләрне өйгә кертеп җибәрәләр).
“Әнисә” җыры:
Тыпыр-тыпыр биергә,
Тимер идәннәр кирәк;
Тимер идәннәр өстенә
Хәтфә паласлар кирәк.
Хәтфә паласлар өстенә
Имән өстәлләр кирәк;
Имән өстәлләр өстенә
Көмеш табаклар кирәк.
Көмеш табаклар өстенә
Хөрмә-җимешләр кирәк;
Хөрмә-җимешләр ашарга
Алтын кашыклар кирәк.
Алтын кашыклар тотарга
Кара кашлы кыз кирәк;
Кара кашлы кыз каршына
Батыр егетләр кирәк.
Бергә: Канат сату кызык уен
Каз өмәсендә була.
Таныштыра, дуслаштыра
Яшҗләрне иске йола.
Җыр: Каз канаты каурый-каурый,
Хатлар язарга ярый,
Уйнамагач та көлмәгәч,
Бу дөнья нигә ярый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар