16+

Казан мәктәпләрендә урын җитми

Соңгы өч елда Казанда 5925 урынлы 27 балалар бакчасы һәм 10 мең 589 урынлы 12 мәктәп төзелде.

Казан мәктәпләрендә урын җитми

Соңгы өч елда Казанда 5925 урынлы 27 балалар бакчасы һәм 10 мең 589 урынлы 12 мәктәп төзелде.

Бу объектларның күпчелек өлеше шәһәрнең яңа тыгыз торак районнарында төзелгән. Әмма Татарстан башкаласында, шул исәптән бистәләрдә дә, мәгариф учреждениеләрендә урыннар җитмәү мәсьәләсе кискен булып кала бирә, дип билгеләп үтте “эшлекле дүшәмбе”дә Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Яңа уку елы башына фаразлар буенча Казан балалар бакчаларында урыннар кытлыгы 10,5 меңгә якын урын тәшкил итәчәк. Ә мәктәпләрдә белем бирүне оештыру өчен, проект куәтләрен арттырмыйча, 31 меңнән артык урын кирәк. Быел проблеманы хәл итү өчен Татарстан башкаласында 1690 урынлык 8 мәктәпкәчә учреждение төзеләчәк, моннан тыш, 2 яңа мәктәп сафка баскач, 2725 яңа урын барлыкка киләчәк.

2009 елдан бирле Казанда 23 мәктәп һәм 118 балалар бакчасы төзелгән. Әмма яңа объектлар төзелеше темплары укучылар санының еллык артуыннан артта кала, дип ассызыклады киңәшмәдә Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов. Әйтик, 2005 елда Казанда 11 мең бала туган булса, узган ел бу сан 20 меңгә якынлашкан. 2015 һәм 2016 елларда шәһәрдә туучылар саны күбәйгән, ул вакытта 24 мең һәм 24,5 мең яңа туган бала теркәлгән. «Бу динамика мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә урын җитмәүне арттыра», – диде мәгариф идарәсе җитәкчесе. Фаразлаулар буенча, 1 сентябрьгә балалар бакчаларында урыннар җитмәү 10,5 мең урын тәшкил итәчәк.

Шулай ук мәктәп укучылары саны да арта: агымдагы уку елында мәктәпләрдә 144 мең бала укый, 2005 елда алар 110 мең булган. «Безнең исәпләүләр буенча, киләсе уку елында мәктәпкә узган ел белән чагыштырганда 9,5 мең укучыга күбрәк барачак. Бу мәктәпләрдән балаларның азрак чыгарылуы белән бәйле», – дип билгеләп үтте Ирек Ризванов.

Мәктәпләр җитмәү мәсьәләсе 30 микрорайонда бар, шуларның 18ендә – «Салават күпере», «Новые горки», «АРТ-сити», «Изумрудный город», «МЧС», «Кояшлы шәһәр» торак комплексларында, шулай ук Минск, Гадел Кутуй, Гвардия һәм башка урамнарда кискен тора.
kzn.ru

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading