16+

Казанда “Адымнар” күптелле белем бирү комплексы ачылды

Яңа мәгариф комплексында спорт заллары, бассейннар, иҗади остаханәләр, фәнни лабораторияләр, тавыш һәм видео яздыру студиясе, заманча китапханә булачак. Болар фән, сәнгать, мәдәният һәм спорт дөньясы белән якыннан танышырга мөмкинлек бирәчәк.

Казанда “Адымнар” күптелле белем бирү комплексы ачылды

Яңа мәгариф комплексында спорт заллары, бассейннар, иҗади остаханәләр, фәнни лабораторияләр, тавыш һәм видео яздыру студиясе, заманча китапханә булачак. Болар фән, сәнгать, мәдәният һәм спорт дөньясы белән якыннан танышырга мөмкинлек бирәчәк.

Казанда “Адымнар” күптелле белем бирү комплексы ачылды. Тантанада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен җиткерде. “Бүген ата-аналар белән балаларның алар тормышында иң якты көннәрнең берсе. Тәҗрибәле, һөнәри яктан оста укытучылардан белем алу — зур бәхет ул. Мөгаллимнәрегездән үрнәк алыгыз һәм аларны хөрмәт итегез. Яңартылган мәктәп балаларга сәләтләрен үстерүгә мөмкинлек бирүче киңлек булып торсын”, — диде ул. 

Комплекста барлыгы 2504 бала укый ала. Комплекска 800 балага исәпләнгән Бичурин урамындагы билингваль мәктәп һәм 1224 балага исәпләнгән Бондаренко урамындагы полилингваль мәктәп кергән. Өченче сыйныфтан башлап музыка һәм хезмәт фәннәре, җиденче сыйныфтан биология, география һәм математика инглиз телендә укытылачак.

Казан — «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы төзелгән Татарстанның беренче шәһәре. 2022 елга кадәр республикада мондый алты мәктәп ачылачак. Полилингваль мәктәпләр Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә булдырылачак. Проектның төп максаты — укучыларга татар, рус, инглиз телендә белем алу мөмкинлеге тудыру, милләтара татулык рухында укыячак белем бирү комплексы моделен төзү.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading