16+

КФУ ректоры студентлар өчен аерым стационар әзерләргә кушты

“Без мөмкин булган барлык хәвеф-хәтәрләрне фаразларга һәм вакыйгаларның теләсә кайсы үсешенә әзер булырга тиеш”, – дип хәбәр итте Илшат Рәфкать улы Гафуров Казан федераль университетында узган чираттагы дистанцион киңәшмәдә.

КФУ ректоры студентлар өчен аерым стационар әзерләргә кушты

“Без мөмкин булган барлык хәвеф-хәтәрләрне фаразларга һәм вакыйгаларның теләсә кайсы үсешенә әзер булырга тиеш”, – дип хәбәр итте Илшат Рәфкать улы Гафуров Казан федераль университетында узган чираттагы дистанцион киңәшмәдә.



КФУ җитәкчелеге студентларның сәламәтлеген тәэмин итү һәм иминлек мәсьәләләрен яңадан күтәрделәр. Моңарчы тулай торакларда яшәүче, һәм аеруча мохтаҗ студентларга кирәкле азык-төлек һәм гигиена чараларын тарату турында сөйләшкән булсалар, бу юлы Илшат Гафуров салкын тию авыруларының симптомнары күзәтелгән студентлар өчен көндезге стационар ачу буенча эшне оештырырга кушты. Аерым стационар лицей базасында әзерләнәчәк, анда хәзерге вакытта дәресләр үткәрелми.


“Без вакыйгаларның теләсә кайсы үсешенә әзер булырга тиеш. Теләсә кайсы вакытта коронавирус йогышы диагнозын раслау турында мәгълүмат килергә мөмкин. Тулай торакларда яшәүчеләр үзизоляциягә китә алмый. Шуңа без барысын да алдан карарга тиеш. Безнең студентларның сыйфатлы һәм үз вакытында ярдәм алуы бик мөһим”, – дип ассызыклады КФУ ректоры.

Бүгенге көндә студентлар арасында коронавирус йогышы белән зарарлану очраклары табылмады. Илшат Гафуров билгеләп үткәнчә, дистанцион эш режимы студентларны һәм укытучылар составын куркыныч вирус белән зарарланудан саклый, ләкин саклык чараларын көчәйтергә кирәк. Ректор институтларның барлык директорларына хезмәткәрләрнең һәм студентларның сәламәтлеге турында көндәлек мониторинг үткәрергә, шулай ук авырулар саны буенча мәгълүматларны үз вакытында тапшырырга кушты.

“Хәзер тулай торакларда яшәүче студентлар салкын тиюдән җәфа чигә, әмма өй шартларында яшәүчеләр белән чагыштырганда, күпкә азрак, – дип хәбәр итте Гафуров.Шуңа бәйле рәвештә институтларның барлык җитәкчеләреннән укучыларга өйдә калырга һәм чикләү чаралары тәмамланганчы тулай торакларга кайтмаска киңәш итүләрен сорыйм. Бу куркыныч авыруның таралу куркынычын киметә”.
 

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading