Россия мәктәпләрендә белем бирүче барлык укытучыларны да планшетлар белән тәэмин итәчәкләр. Бу хакта "Мәгариф вакыты" форумында Россиянең элемтә министры Максут Шадаев хәбәр итте.
2023 елда барлык укытучыларга да планшетлар биреләчәк дигән хәбәр мөгаллимнәрнең үзләрен дә шатландыргандыр шәт. Министр Шадаев белдергәнчә, алар инде электрон журнал, дәрес бирү планы һәм башка төрле махсус кушымталар белән җиһазландырылган булачак. Министр әлеге планшетлар укытучы өчен төп эш коралының берсенә әвереләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар